Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде
Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.
“Татагрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин рәислегендәге комиссия үз эшен “Туган як – Агро” хуҗалыгыннан башлады һәм “Гөбенә” агрофирмасында төгәлләде. Үзара тикшерү эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты, механизаторлар белән очрашып әңгәмә корды һәм бүгенге көннән башлап язгы кыр эшләренә старт бирелүен игълан итте. Барлык агрофирмаларда, хуҗалыкларда техниканың әзерлеген карап чыкканнан соң, комиссия карары белән “Гөбенә” агрофирмасына – беренче, “Подберезье” уҗалыгы һәм “Алтын кырлар” агрофирмасына икенче, “Туган як – Агро” хуҗалыгына, “Дубрава” агрофирмасына – өченче урын бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев