Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Йолдызлык” фестиваленә старт бирелде

Татарстанда XX ачык республика телевизион “Созвездие – Йолдызлык – 2020” эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль турлары башланды. Ул ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән уза.

Колаңгыдагы “Ирида” күпфункцияле үзәгендә фестивальнең райондагы зоналарда сайлап алу этабына старт бирелде. Балалар чыгышын составында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина, “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Илүсә Карипова булган мәртәбәле жюри бәяләде.
Башта бәйгедә катнашучылар алдында Алия Биккулова чыгыш ясады.
– Без бүген балалар һәм яшүсмерләр яратып өлгергән, республиканың иң дәрәҗәле фестиваленең XX сезонына старт бирәбез. Үткән еллардагы фестивальләрдән чыгып шуны әйтәсем килә: бездә талантлы балалар күп. Аларны табып, тиеш¬ле юнәлеш бирергә генә кирәк. Барыгызга да уңышлы чыгышлар телим, сәнгатьне яратыгыз, – диде ул.
Бәйге шартлары буенча һәр катнашучы икешәр номер әзерләп килергә тиеш булган. “Вокал-соло” номинациясендә кечкенәләр арасында сәхнәдә беренче булып чыгыш ясаган Федоровское авылы кызы Ралинә Шәмсиева “Прадедушка” һәм “Выглянула солнышко” җырларын башкарды. Кечкенә булуына да карамастан, сәхнәдә үзен ышанычлы тота. Ралинә өч яшеннән чыгыш ясый башлаган, шуңа да үзен кыю хис итә.
Борындык мәктәбе укучылары Резедә Гарәфиева белән Айзат Минһаҗев “Конферанс” номинациясендә кече төркемдә чыгыш ясады. Бу укучылар да сәхнәдә үзләрен иркен тотты, теманы да көн кадагына туры китереп сайлаганнар.
 Жюри укучыларның артистлык осталыгын, сәхнә образы тудыра алуларын, эмоциональлекләрен бәяләде. Шул ук мәктәптән 8 класс укучысы Энҗе Бикмуллина “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “А закаты алые” җырларын башкарды.
Фестивальдә “Конферанс” номинациясендә Мөрәле мәктәбеннән Ислам Әхмәтҗанов белән Ильвина Сабирова, Кече Мәме мәктәбеннән Айсылу Насыйбуллина, “Вокал ансамбльләр” номинациясендә Кече Мәмедән “Сәйлән”, Олы Урсактан “Шатлык” ансамбльләрен дә яратып тыңладык.
Чыгышлардан соң, Рамилә Әбләзова Колаңгы зонасында үткән сайлап алу турына нәтиҗә ясады. Алия Биккулова белән Чулпан Камалиева да үз фикерләрен әйтте, киңәшләрен бирделәр.
Шулай итеп, Колаңгы зонасыннан район этабына Ралинә Шәмсиева, Энҗе Бикмуллина, Ислам Әхмәтҗанов белән Ильвина Сабирова, Резедә Гарәфиева һәм Айзат Минһаҗевлар үтте. Калган катнашучыларга Мактау кәгазьләре бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев