Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта ЮХИДИ инспекторлары эчкән килеш руль артына утыручыларны аулый

Җәй башлангач, район юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы шоферлар саны арткан.

– Июнь аенда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12 маддәсе буенча 7 административ хокук бозу очрагына юл куелмыйча калды, – дип хәбәр итте редакциягә ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илфат Әхмәтов. – Мондый рейтингның күптән булганы юк иде. 1 июньдә исерек хәлдә руль артына утырган Борындык авылында яшәүчене туктаттык. 6 июньдә Турминский авылы урамында тракторда исерек килеш йөргән Апас районы кешесе дә безнең капкынга эләкте. Ул медицина тикшеренүе узудан баш тартты, шуның белән үз хәлен тагын да кыенлаштырды.
Исерек хәлдә машинада йөргән Олы Подберезье кешесенә дә беркетмә төзегәннәр. Ульянково авылы урамында “Алтын кырлар” агрофирмасы тракторчысын тукталар. Ул медицина тикшерүеннән баш тарта. Аның  салмыш хәлдә булуы сүзсез дә аңлашылган. Уланово – Каратун автомобиль юлында Мөрәле авылы кешесе дә исерек хәлдә машина белән идарә иткән. Бәхеткә, бәла-каза булмый кала, аны ЮХИДИ хезмәткәре туктата. Бу сәяхәтнең ахры аяныч тәмамланырга да мөмкин иде. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләрен исерек шоферлар китереп чыгара.
Яшел Үзән районының Танай авылы кешесе дә Арыслан авылына исерек хәлдә “Восход” мотоциклында килә. Җитмәсә,  аның транспорт белән идарә итүгә хокук бирүче таныклыгы да булмый. Бер атна үткәннән соң, Борындык – Норлат автомобиль юлының бишенче чакрымында автомобиль йөртү таныклыгы булмаган һәм исерек хәлдәге Норлат кешесе туктатыла.
Хокук тәртибен бозучыларга бәйле эшләрне җәмәгать суды карый. Аларга штраф сугалар һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев