Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче яшь инспекторларны бүләкләделәр

Кайбычта “Юл хәрәкәтенең иң яхшы яшь инспекторлары отряды һәм иң яхшы җитәкче” республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында узды.

Бәйгедә җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм бүләкләрне мәктәпләрнең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары җитәкчеләре утырышында зурлап тапшырдылар. Бүләкләү тантанасында Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” территориаль идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлегенең профилактика бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов катнашты. Беренче урынга Федоровское урта мәктәбе укытучысы Игорь Шихов җитәкчелегендә шөгыльләнгән юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды лаек булды. Икенче урында – Олы Кайбыч, Олы Подберезье мәктәпләр укучылары. Бу мәктәпләрдә укучы балалар җитәкчеләре Фәнил Зиннуров һәм Виталий Аверьянов белән бергә бәйгегә тиешле дәрәҗәдә әзерләнгәннәр. Надеждино һәм Ульянково мәктәпләренең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары өченче урынга чыкты.
Остазлары Татьяна Калеева һәм Евгений Мареев укучыларның юл хәрәкәте инспекторлары эшчәнлеге белән бик кызыксынуын әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X