Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта юллар иминлеген тәэмин итү турында фикер алыштылар

Район Советы бинасының актлар залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

 Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең юл буе полосаларыннан файдалану тәртибен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Лилия Мөхәррәмова, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин һәм башкалар катнашты.
Утырышны комиссия рәисе Алексей Макаров алып барды. Анда бу уку елында мәктәп автобуслары һәм маршрутларының әзерлеген һәм мәктәп укучыларын ташу куркынычсызлыгын тәэмин итү каралды.
Фирдүс Тимершин агымдагы елның сигез аенда район юлларында булган юл-транспорт һәлакәтләре буенча чыгыш ясады. Бу вакыт аралыгында алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 10 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Ул һәр юл-транспорт һәлакәтенә аерым тукталды.
Мәктәп автобусларының әзерлеге буенча мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин чыгыш ясады.
Үзәк сырхауханәнең баш врачы урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин юл-транспорт һәлакәте вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Илнур Азизов һәлакәттә зыян күрүчеләрне коткару турында сөйләде.
Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов 2020 елда юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын тормышка ашыруның барышы турында сөйләп үтте.
Юл һәм коммуналь хезмәтләренең кышка әзерлеге белән Кайбыч юл төзү-ремонтлау участогы начальнигы Илгиз Сабиров һәм торак-коммуналь хуҗалыгы начальнигы урынбасары Илнур Әхмәтов таныштырды.
Лилия Мөхәррәмова юл хәрәкәте иминлеген арттыру, Татарстан Республикасының төбәк, муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының һәм юл буе полосаларыннан файдалануны контрольдә тотуны тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды.
Соңыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин райондагы юлларның торышы, авыл җирлекләрендә юллар төзелеше алып бару хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев