Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта юлларны яңарту дәвам итә

Сәфәрләребез уңышлы, юлларыбыз һәрвакыт уң булсын өчен район юл төзү-ремонтлау участогы хезмәтчәннәре иртә яздан салкын көзгә кадәр юлларны тиешле тәртиптә тоту өчен тырыша.

Кайбыч юл төзү-ремонтлау участогының Айрат Әдиятуллин җитәкчелегендәге бригадасы районыбыз юлларын төзекләндерү буенча үз эшен дәвам итә. Аларны без Уланово – Каратун – Олы Урсак автомобиль юлында ремонт эшләре алып барганда очраттык.
– Олы Урсакка алып баручы бу юлда өч атнадан артык эшләдек. Хәзергә биш чакрым арада асфальт юлдагы ярыкларны ямадык. Бригадабыз зур түгел. Эшчеләр Рамил Сафиуллин, Фидаил Галиев, “КамАЗ” шоферлары Шәүкәт Гайнуллин һәм Николай Нефедов тырышып эшли. Иртә яздан райондагы юлларның торышын карап чыгып, эш күләмен билгеләгән идек. Бездә ел әйләнәсе эшнең туктап торганы юк, – диде Айрат Әдиятуллин эшләре белән таныштырып.
Бригада юлларыбызның һәрвакыт төзек, уңайлы булуы өчен тырышып хезмәт итә. Авыр, мактаулы, һәркем өчен дә кирәк булган хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев