Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы «ДОСААФ” эшен җанландыру турында сөйләштеләр

Бу атнаның дүшәмбесендә район башлыгы кабинетында узган очрашуда сүз райондагы ДОСААФ эшчәнлеген, аның матди базасын яхшырту хакында барды. Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, әлеге оешманың хезмәт коллективы катнашты.

Кайбыч районында яшәүчеләрне төрле маркадагы машиналар белән идарә итәргә өйрәтүче әлеге оешма, билгеле бер сәбәпләр аркасында, эшчәнлеген туктаткан. Шул сәбәпле, монда укучыларның кайсы ярты юлда билгесезлектә калган, эшчәнлек туктатылгач, анда эшләүчеләргә хезмәт хакы да түләнмәгән, монда укып та, укыган өчен бер тиен дә акча түләмәгән биш кешеләре бар. Хәзер бу оешманы Буадагы вәкиллек үз кулына алырга җыена, аның җитәкчесе финансларга бәйле күп кенә проблемаларны хәл иткән инде. Ул да очрашуда катнашты, Кайбычта тракторчылар әзерләү курслары ачарга җыенулары хакында да әйтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга һәрьяклап ярдәм итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев