Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы элмә такталардагы хаталар өстендә эшлибез

Кайбычта оешмалар стеналарында эленеп торучы элмә такталар, урам исемнәре, мәгълүмат стендлары, юл күрсәткечләрен хатасыз язуга ирешү буенча максатчан эш алып барыла.

Андагы мәгълүматларның Татарстанда дәүләт теле булган рус һәм татар телләрендә язылуы – иң төп таләпләрнең берсе. Бу хакта даими рәвештә сүз алып барылса да, уңай нәтиҗәләр белән шатланырга иртәрәк шул әле. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» буенча 2014-2020 елларга исәпләнгән дәүләт программасы уңышлы эшли. Ул барлык элмә такталарның, авыл, урам исемнәренең, реклама һәм башкаларның ике телдә язылуын таләп итә.Татарстанда икетеллелек буенча законны бозарга берәүнең дә хакы юк.

Әлеге фотоларга аңлатма бирү урынсыз, алардагы хәреф хаталары үзләре сүзнең нәрсә хакында баруы турында сөйли. Халык шагыйре Шәүкәт Галиев Олы Кайбычтагы мәктәп стенасында эленеп торучы “Шәукәт Галиев урамы” дигән сүзләрне укыса, бик үпкәләр иде, мөгаен.  Юк, каты бәрелмәс иде, характеры андый түгел иде аның, әмма киная белән генә барыбер үз сүзен әйтер, безне оялтыр иде. “Салават күпере” комплексындагы хаталы элмә такталарны тиз арада алыштырырга вәгъдә бирделәр.
Кибетләрдәге элмә такталарда да хаталар еш очрый. Кайберләрендә мәгълүматлар гел рус телендә генә язылган. Шуңа да игътибарлырак булып, ул төгәлсезлекләрне тиз арада юкка чыгарасы иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев