Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы гаилә хезмәт династияләре – байлыгыгыбыз ул

Безнең районда да ата-бабалары һөнәрен дәвам итүчеләр күп.

“Гөбенә” агрофирмасында да авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче гаилә династияләре бар. Аларның барысы да намуслы хезмәтләре белән ТАССР үсешенә зур өлеш керткән, хәзер дә ил табынын баетуда армый-талмый эшлиләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов гаилә династияләрен дәвам итүчеләр белән очрашып кайтты. Халыкара Гаилә көне уңаеннан аларга район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләрен  тапшырды. Газета укучыларыбызны шуларның берничәсе белән таныштырып үтәбез. 
Анатолий Лукин озак еллар буена элеккеге Киров исемендәге колхозда, соңгы елларда ”Гөбенә” агрофирмасында “ДТ-75”, “Т-70” тракторларында эшләгән.Тырыш, нәтиҗәле хезмәте Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнгән. Аның күкрәген “В. И. Ленинның тууына 100 ел” юбилей медале дә бизи. Анатолий Степанович лаеклы ялга чыккач та өч ел дәвамында туган ягы кырларын иңләгән әле. Хәзер аңа 80 яшь. Күңеле тыныч аның: эшен улы дәвам итә. Мәктәптә укыган елларында ук әтисе янында техника арасында кайнашып  үскән Александр, мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр сайларга дип баш ватмаган, механизатор булып эшкә урнашкан. “МТЗ- 82” тракторчысы ул, тырышлыгы өчен бүләкләнгән дә.

Татарстан Республи¬касының атказанган терлекчесе Луиза Казакова да әнисе Валентина Данилова һөнәрен дәвам итә. Ул Хуҗа Хәсән авылындагы фермада савымчы булып эшли.
– Әнием озак еллар савымчы булып эшләде. Лаек¬лы ялга чыгар алдыннан гына бозаулар карады.Мәктәптә укыганда, дәресләрдән соң, көнсаен диярлек фермага бара идем. Без әнә шулай кечкенәдән хезмәт чыныгуы алып үстек. Укуны тәмамлагач, мин дә савымчы булып эшкә урнаштым. Ул еллардан шактый вакыт үтеп китте инде. Үз хезмәтемне яратып башкарам, – диде Луиза Казакова.
Луиза Ивановна агрофирмада гына түгел, район буенча да алдынгы савымчыларның берсе. Машина белән сыер саву операторлары бәйгесендә дә даими катнашып килә.
Галина Петухова хезмәт юлын Киров исемендәге колхозда бухгалтер булып башлаган. Берничә ел эшләгәч, баш бухгалтер итеп куялар. Агрофирма оешкач, үсемлекчелек бүлеге бухгалтеры вазифасын башкара. Лаеклы ялда булса да,  яраткан хезмәтен дәвам итә. Хәзерге вакытта  кызы Олеся да агрофирмада бухгалтер булып эшли. Ул да үз эшенә җаваплы карый.

Байморза авылында яшәүче Лазаревлар династиясен районда белмәгән кеше юктыр. Игенчеләр нәселеннән алар. Хәзер пенсиядә булган гаилә башлыгы Георгий Николаевич заманында алдынгы комбайнчыларының берсе иде. “Татарстан Рес¬публикасының атказанган механизаторы” исеме юкка гына бирелмәгән аңа. Лаек¬лы ялга чыкканнан соң да эшләвен дәвам итә әле ул. Кечкенәдән игенче һөнәрен үз итеп үскән улы Альберт  хәзер инде үзе комбайн белән идарә итә. Алай гына да түгел, урып-җыю чорында ярдәмгә килгән улы Артур белән бергәләп эшли. Алма агачыннан ерак төшмәгән, Альберт та алдынгылар сафында атлый.

Мәлки авылыннан Галина Рябчикова да күп еллар дәвамында савымчы булып эшләгән. Ул сауган сөт елгалар булып агар иде. Кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алган кызы Люба аның алмашчысы. Любовь Бухарова да мул сөт саву осталарының берсе. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән “Һөнәре буенча иң яхшысы” бәйгесенең “Машина белән сыер саву  буенча иң яхшы оператор” номинациясендә икенче урынны яулаган савымчы ул. Уңганлыгы өчен авылдашлары да, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Шул тырышлыгы өчен Мәлки авыл җирлеге депутаты итеп тә сайлаганнар үзен.
Районыбыз авылларында тырыш, уңган, булган халык яши. Алар игенче, терлекче һөнәрләренең нечкәлекләрен, тәҗрибә¬ләрен буыннан-буынга тапшыра бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев