Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексында автомодельләр бәйгесе үтте

“Салават күпере” комплексында, инвалидлар декадасы кысаларында, балалар катнашында автомобильләр модельләрен ясау түгәрәгенә йөрүчеләр арасында районара бәйге үтте.

Балалар үз куллары белән ясаган электрмоторлар ярдәмендә хәрәкәт итүче автомобиль модельләрен ераклыкка, туры йөрүгә сынадылар. Ярышта Апас, Буа, Кайбыч районнары командалары көч сынашты. 
Бәйгедә катнашучыларны сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгыш ясады. Бәйгенең хөкемдарлары “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары Сирин Гарифуллин, Николай Волков, “Салават күпере” тренеры Олег Долматов һәр катнашучының чыгышын гадел бәяләп бардылар. 
Нәтиҗәдә, резина белән хәрәкәт итүче автомобильләр ярышында шәхси беренчелектә Апас районының “Сәләт” балалар иҗаты үзәгенә йөрүче Алексей Мукминов җиңүгә иреште. Кошман мәктәбеннән Риназ Гарифуллин - икенче, “ЭКО” үзәгендәге түгәрәккә йөрүче Юлия Краснова өченче урында. 
Электр моторлары белән хәрәкәт итүче автомобильләр модельләре ясау буенча Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясенең алтынчы класс укучысы Денис Александров җиңү яулады. Ул өч мөмкинлектән 300 балл туплады. Икенче- өченче урыннарны Апастан Илназ Зәйнуллин белән Кайбычтан Булат Хәйбуллин бүлеште. 
Команда беренчелегендә Буа районы командасы беренче урынны алды. Апаслылар – икенче, Кайбыч командасы өченче урыннарда. 
Укучыларны ярышка әзерләгән тренерларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев