Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы сугыш ветераннарына кәрәзле телефоннар бүләк иттеләр

Әле шушы көннәрдә генә Кошман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Җиһаншинга кәрәзле телефон бүләк иттеләр.

Мондый телефон райондагы барлык ветераннарга да бирелә. Бу чара “Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына ярдәм күрсәтүче мобиль бригадалар” дип исемләнгән Бөтенроссия проекты кысаларында уза. Аны “Бердәм Россия” партиясе һәм “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгать хәрәкәте оештыра.
Ветеранга бүләкне район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм район яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина тапшырды. Аннан файдалану тәртибен дә аңлаттылар. Хәсән абый бүләкне рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алды.
– Бөек Ватан сугышы ветераннарына даими кайгыртып торуларын үз мисалыбызда ачык күрәбез. Безгә даими ярдәм итеп торулары өчен барлык җитәкчеләргә дә рәхмәтлемен, – диде сугыш ветераны.
Кәрәзле телефоннар тапшыруның максаты – сугыш ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү. Ветераннар гомерләренең соңгы көненәчә түләүсез элемтәдән файдалана ала. Телефонга экстрен хезмәтләрнең, социаль һәм медицина хезмәткәрләренең, волонтерның һәм башкаларның контакт мәгълүматлары кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев