Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтан Казанга автобуста QR-код белән генә барып була

Коронавирусның әле дә дәвам итүе, авыручылар саны артуы, вафат булучыларның күп булуы сәбәпле, хәзер җәмәгать транспортында да QR-код белән йөрергә туры киләчәк.

Әлеге таләп шәһәрдәге автобус, трамвай, троллейбусларда йөрүче пассажирларга гына түгел, шәһәр яны, районара йөрүче автобусларга да кагыла. 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең QR-коды барлыгын тикшерә башлыйлар, битлек режимы да саклана.
Кайбыч -Казан автобусы көненә ике рейс ясый. Бу автобуслар белән идарә итүче шәхси эшмәкәр Илфат Шәрәфетдинов белән элемтәгә кердек.
– Коронавируска каршы безгә куелган таләпләрне төгәл үтибез. Шоферларның барысы да вакцинацияле. Юлга чыгар алдыннан автобус салонын антисептик белән эшкәртәләр. Сәфәр вакытында пассажирларның битлектән булуын таләп итәбез. 22 ноябрьдән шәһәрара рейслардагы автобусларда QR-кодлы –вакцинацияләнгән гражданнар гына йөри алуын яхшы беләм. Бу пассажирлар санын киметмәсә ярый инде. Автобуслар болай да яртылаш диярлек буш йөри.18 урынлы автобуста Казанга һәр көнне дия рлек 5-8 генә кеше бара. Шәхси эшмәкәрләрнең
маршруты субсидияләнми. Әмма QR-кодсыз да булмый. Бу безнең иминлек өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев