Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтан парикмахер: “Үзмәшгуль булу хыялларга юл ача”

Казанда һөнәри осталык буенча “Worldskills Kazan ­– 2019” дөнья чемпионаты башланыр алдыннан парикмахер хезмәте күрсәтү темасына зурлап түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрүләре бер дә гаҗәп түгел иде. Татарстан башкаласына дөньяның төрле илләреннән килделәр, бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур булачагы алдан ук билгеле иде. Бик күптәнге һөнәр булып саналган парикмахерларга беркайчан да эш бетмәс ул. Чөнки, чәчебез бераз үсә башлауга, алар янына чабабыз. Шәһәрдә генә түгел, хәзер районнарда да аларга алдан язылып куярга кирәк, күбебезнең үз мастеры бар. Әлеге һөнәрне сайлаучыларның хәзер күбесе үзмәшгуль буларак теркәлде.

Район үзәгендә парикмахер булып эшләүче Венера Вәлиева да үз эшен башлап җибәрүчеләр арасында. Ульяновск шәһәрендә туып-үскән кыз авыл тормышына тиз ияләшә, кайбычлыларның барысын да диярлек танып-белә, осталыгы белән үз клиентларын булдырган. 2009 елда Олы Кайбычка кияүгә чыккан кыз 2012 елда шәхси эшмәкәр сыйфатында парикмахерский ачып җибәрә һәм туганы белән бергә эшли башлый. Соңрак апасы башка шөгыль таба, ә Венера Кайбыч хатын-кызларына матурлык бүләк итүен дәвам итә. Хәер, аңа ир-атлар да яратып йөри.
Үзмәшгульлек программасы кабул ителгәч, ул да шунда керә.
–Әлеге программаның өстенлеге шунда – беркемгә дә буйсынмыйча, үзеңә-үзең эшлисең. Шуңа да беренчеләрдән булып теркәлү узам. Анда теркәлү дә җиңел, кочак-кочак документ җыеп йөрергә дә кирәкми. Барысын да телефондагы ”Минем салым” кушымтасы аша эшләдем, – диде Венера Вәлиева. – Салым инспекциясенә квартал саен отчетлар да тапшырырга кирәкми, Пенсия фонды белән эшләве дә җиңеләйде. Һөнәри керемгә салым режимы безнең өчен бик уңайлы.
Венера парикмахер һөнәренә Казан шәһәрендә укыган, ә белгечлеге буенча – бухгалтер. Ул аралашыр­га ярата, бар кешегә дә ачык йөзле, караңгы чырай күрсәткәне юк. Халыкка хезмәт күрсәтүчеләр өчен бик тә кирәкле булган асыл сыйфатлар бу.
–Үзем бу якларда туып-үсмәсәм дә, Кайбычны  яратып яшим. Яңа йорт салып кердек, ирем һөнәре буенча төзүче, бик кайгыртучан, улыбыз белән кызыбыз үсә. Без яшәгән район үзәгендә балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирү буенча бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ата-аналар өчен бу аеруча мөһим. Халкы да яхшы, барысы да туганым кебек якын, – ди Венера.
Әңгәмәдәшем соңгы җөм­ләсенә аеруча басым ясады, аның эчкерсез булуы, барысын да йөрәге аша үткәреп сөйләве әллә каян сизелеп тора иде. Ул һәркөнне эшенә атлыгып бара, чөнки яраткан һөнәре шатлык китерә. Хезмәтенең матур нәтиҗәсе шунда ук кү­­ренә. Чөнки клиентлары күзгә күренеп матурлана, яшәреп киткәндәй булалар. Өстәвенә, хезмәт күрсәтүдән кергән акчасы үзенә була, ул аны биз­нес ихтыяҗлары–аренда түләвенә, парикмахер өчен кирәк-яраклар алуга тота, калган кереме гаилә бюджетын тулыландыра. Шулай да эше матди яктан үзен аклыймы соң? “Әл­бәттә, аклый.  Бөтен кешенең дә матур буласы килә бит”, –диде Венера. Кайбер көннәрне аңа унар ке­ше мөрәҗәгать итә, өч-биш кенә кеше кабул иткән көннәре дә бар. Шулай да клиент­ларының иң күп өлешен ир-атлар тәшкил итә икән. Хатын-кызлар чәч буятыр­га ешрак йөри башлаган, болай мәшәкате азрак бит, аннан соң, оста кулы барыбер башкача инде.
Яшь мастерның киләчәккә хыяллары зурдан. Бизнесын тагы да үстереп, матурлык салоны ачасы килә. Казанда да күчемсез милке булса, анда да үз эшен ачып җибәрер иде.
Үзмәшгульлек барлык хыялларга юл ача. Ә уңыш Венера кебек авырлыклардан курыкмый торган тәвәккәл кешеләргә елмая.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев