Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта күпме сөт савыла?

Кышлату чорында хуҗалыклар кассасына табыш кертүнең төп чыганагы – терлекчелек. Шуңа күрә бар көч терлекчелек тармагында мөмкин кадәр күбрәк продукция җитештерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Районыбыз терлекчеләре шуны истә тотып эш итәләр дә. Соңгы вакытта сөт җитештерү акрынлап булса да артуга бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 19 мартка бер сыерга район буенча көнлек савым 12,5 килограмм тәшкил итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бик азга гына, шулай да артым сизелә. Хуҗалыклардагы кайбер фермалар сөт җитештерүне узган елның шул ук чоры белән чагыштыргандагы күрсәткечтән киметкән, кайберләре беразга булса да арттырган. Хәзерге вакытта районда Гөбенә агрофирмасының Мәлки фермасы иң күп сөт җитештерүче фермаларның берсе санала. Биредә һәр сыердан көненә 22,8 әр килограмм сөт савалар. Шул ук агрофирманың Турминский фермасында бу сан 19,6, Хуҗа Хәсәндә – 16,1 килограмм тәшкил итә. “Алтын кырлар” агрофирмасының Ульянководагы ике фермасында 17,1- 15 әр килограмм сөт савалар. Башка фермалар да алар үрнәгендә эшләсә, сөт тә, хезмәт хакын бирергә, язгы кыр эшләренә әзерлек өчен запас частьләр алырга акча да булыр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев