Казанда «Буран» планы төн уртасында төгәлләнәчәк
Татарстан башкаласында «Буран» планы төн уртасында төгәлләнәчәк.
Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
5 февральдән сәнгать, музыка, спорт һәм сәнгать мәктәпләре, мәдәният йортлары һәм яшүсмерләр клублары гадәти эш графигына әйләнеп кайта, дип билгеләп үттеләр шәһәр администрациясендә.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары көндезге режимга бүген, 4 февральдә, кайттылар.
Шул ук вакытта шәһәрдә кар җыю эшләре дәвам итә. «Машиналарны урам-юл челтәре буйлап калдырмавыгызны сорыйбыз», — дип ассызыкладылар Казан мэриясендә.
ТР башкаласында гыйнвар ахыры-февраль башында айлык явым-төшем нормасының 70 проценты яуган. «Буран» планы 30 гыйнварда кертелде һәм 2 февральдә озайтылды.
Узган тәүлектә юлларны чистартуга 1110 берәмлек махсус техника һәм 692 юл эшчесе җәлеп ителде. Шәһәрдән 31,6 мең тонна кар чыгарылган, ә юлларны эшкәртү өчен 268 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган.
Бүген Казанда юлларны чистартуга 617 машина һәм 578 эшче чыккан, дип билгеләп үттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев