Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

КАЗАНДА ЯШӘҮЧЕ ЯКТАШЫБЫЗДАН РАЙОН ТУГАН КӨНЕНӘ ШИГЪРИ БҮЛӘК

Туган җирнең ямен алыштырмый  Башкаланың купшылыклары.  И, Кайбычым, сине сагынып кайтам,  Сикәлтәле, димим, юлларым. 

Үз илемдә сулавы да рәхәт, 
Якташларның якты йөзләре. 
Мул табыннар корып чакыралар, 
Эшчән, уңган, юмарт үзләре. 

Кайбычымда яши бердәм булып, 
Татар, керәшен, рус һәм чувашым. 
Аларга хас күркәм кешелеклелек, 
Хөрмәт итү телен, йоласын. 

Танырлык та түгел сине, Кайбыч, 
Кайткан саен – күркәм яңалык! 
Музей ачып сокландырдың бүген 
Хәтерен җуймас бездә һәр халык. 

Үткәннәрен белгән – киләчәкле, 
Хәтер-хатирәләр мәңгелек. 
Шанлы Казанымда кайнасам да, 
«Кайбыч!» – диеп тибә бу йөрәк. 

Туган җирнең сулары да тәмле, 
Һава – чиста, җиле – ягымлы. 
Дөнья иркен, әмма купшы илләр, 
Алыштырмас туган ягымны! 

Бәйрәм белән котлыйм якташларым, 
Телим сезгә муллык, игелек! 
Монда яши керсез күңеллеләр, 
Сезне сагынып кайтам иң элек! 

Хәмидә ГАРИПОВА 


ТАНЫКЛЫКТА – КАЙБЫЧ ҮЗЕ 

КАЙБЫЧ районы кайтканда Сатмыш Апаста калды 

Данлы Кайбычның исеме 
Мөстәкыйль булып йөргән. 
Берләшүләр башлангач, 
Арага Апас кергән. 
Вакыт җиткәч кайтырга, 
Илбашы биргәч фәрман. 
Башка чыгарга халыктан 
Соралган яңа дәрман. 
Көч җитмәгәч яңарганда 
Чик буйлары үзгәргән. 
Ызан сызып йөрүчеләр 
Киткән башка эзләрдән. 
Карта шактый туракланган, 
Апас ныклык күрсәткәч. 
Җирле түрәләр адашып 
Барыр юлны үзгәрткәч. 
Иелгән башны күтәреп, 
Инде имза җыйыкмы? 
Төбәкнең көчен күрсәтеп, 
Тавыш биреп карыйкмы? 
Гаделлекне табу өчен 
Байрак тотып барыйкмы? 
Барысына да кулны селтәп 
Әллә тынып калыйкмы? 
Күңел уйлар белән тула 
Тарих үзгәреп киткәч, 
Яңа киңлеккә җәелеп 
Язмыш җилләре искәч. 
Рәсми яктан кысылсак та, 
Шәфәкътә таң яктыра. 
Таныклыктан Кайбыч үзе 
Тау ягына чакыра. 

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ, 
Казан– Кайбыч 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев