Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ничек яшисең, авыл җирлеге?

Авылларда җыеннар дәвам итә. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, оешмалар җитәкчеләре катнашында уза.

Ябалак
Ябалак авыл җирлеге җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында үтте. Җыен алдыннан җирлек составына кергән Ябалак, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы, Бәрлебаш урман хуҗалыгы авыллары тарихына багышланган видео­язма күрсәтелде.

Җирлек башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина 2019 елда башкарылган эшләре, бюджет үтәлеше, салымнар җыю белән таныштырды. Авылларда пропискада булып та, читтә яшәүчеләрнең салымнар түләмәвен әйтеп узды. Җирлек составына кергән һәр авылда үзара салым программасы эшли башлаган елдан бирле башкарылган эшләргә тукталды. Демографик хәлгә килгәндә, авыл җирлегендәге 305 йортта 941 кеше яши. 2019 елда 19 кеше бакыйлыкка күчкән булса, туучылар саны нибары тугыз гына. Мөслимә Фәритовна, демографик хәлне уңай якка үзгәртү максатында, Россиядә, районда каралган кызыксындыру чаралары турында сөйләп үтте. Докладта авылларны төзекләндерү, мәдәни тормыш, социаль хезмәт күрсәтү, янгын куркынычсызлыгы, халыкны су белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Төп докладтан соң, Бәрлебашы мәктәбе директоры Сергей Лазарев, укытучы Алсу Лотфуллина Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе, “Сандугач” балалар бакчасы, Бәрлебашындагы ФАП мөдире Гөлнара Идрисова җирлектәге фельдшер-акушерлык пунктлары, полициянең участок уполномоченные, полиция майоры Александр Куликов иминлекне тәэмин итү, Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәткәре Елена Фирсова урманнарны сак­лау юнәлешндәге эшчәнлекләре турында сөйләде.Җыенда җирлектә булган төрле мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. 
Мөслимә Гыйззәтуллина җирлектә үткәрелгән чараларга спонсорлык ярдәме күрсәтүләре өчен, район башлыгына, “Дубрава” агрофирмасы җитәкчелегенә, шәхси эшмәкәрләргә, авыл халкына рәхмәтен җиткерде.
– 2020 ел төрле вакыйгаларга бай булачак. Быел Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның – 100 еллыкларын каршы алабыз, сайлаулар да узачак. Әлеге чараларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен хәзердән үк әзерлек эшләрен башларга кирәк. Җирлек башлыгының доклады эчтәлекле булды, монда башкарылган барлык эшләр дә тулысынча яктыртылган. Районда юллар белән тәэмин ителеш 90 процент тәшкил итә. Без әлегә кечкенә авылларга гына барып җитә алмадык, алдагы бер- ике ел эчендә үзара салым программасы нигезендә аларда да юллар проблемасын хәл итәчәкбез. Яңа елда барыгызга да уңышлар телим, сау-сәламәт булып, муллыкта яшәгез, – диде Альберт Рәхмәтуллин, халык җыенына йомгак ясап.
Ул шушы араларда юбилейларын билгеләп үткән Фирдәүсә Әфләтуновага, Гөлсирә Җамалетдиновага, Фәридә Миңнуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Иске Чәчкаб
Олы Кайбыч авыл җирлегенә кергән Иске Чәчкаб авылы чагыштырмача зур авыллардан санала. Шуңа да биредә халык җыены аерым уздырыла.

Җыен алдыннан район Ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина Иске Чәчкаб авылы тарихы турында чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышы елларында авыл янында төзелгән Казан каймасы урыннары бүгенге көнгә кадәр сакланган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казан каймасын төзү штабы урынына истәлек билгесе куярга җыеналар.  ФАП мөдире, клуб методисты, мәктәп директоры, полициянең участок уполномоченные эшчәнлекләре белән таныштырды.
Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин авылда үзара салым программасы нигезендә башкарылган эшләр, 2020 елга планнары турында сөйләде.
– Былтыр үзара салым программасына кертелгән эшләрдән Иске Чәчкабта кар тоту җайланмасы, балалар мәйданчыгы, авыл уртасындагы инешкә илтүче юлда чокыр аша тимер күпер, баскычлар ясалды, Совет урамындагы су челтәре Үзәк урамдагы су башнясына тоташтырылды. Крайная урамында юл төзелеше 2020 ел планына кертелде. Агачлар утырту быел яз төгәлләнәчәк, – диде Рәмис Сафин.
Ул авыл җирлеге бюджеты үтәлеше, салымнар җыю, авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итүче программалар, “Үзмәшгульлек” программасы турында сөйләде. Халыкны су белән тәэмин итү, юллар төзелеше, электр энергиясеннән файдалану, газлаштыру, балалар мәйданчыгы төзү, санкцияләнгән һәм санкцияләнмәгән чүплек урыннарын чистарту, элемтә мәсьәләләренә тукталды.
Залда утыручылар пай җирләре өчен түләү, шәхси хуҗалыклардагы сыерларны каплату, район үзәк сырхауханәсендә дәвалануга бәйле сораулар бирделәр.
Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урыннан яңгыраган сорауларга җавап бирде.
– Пай җирләренә түләү мәсьәләсе буенча авылдан эшче төркем булдырырга кирәк. Алар, “Гөбенә”, “Алтын кырлар” агрофирмаларына барып, пайчылар исемлеген чагыштырырга, ачыкларга тиешләр. Үткән 2019 елга килгәндә, ул район өчен уңышлы елларның берсе булды.Үзара салым программасы буенча да зур эшләр башкарылды. Зарланудан туктап, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Башкарылган эшләргә рәхмәт тә әйтә белергә кирәк. Әле башкарасы эшләр дә байтак. Барлык проблемаларны да үзебез генә хәл итеп бетерә алмыйбыз, сезнең тарафтан да ярдәм булырга тиеш. Халык телендә, күмәк көч таулар күчерә, диләр бит. Авыл җирлегенең 2019 елдагы эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәялим. 2020 елда да алга куелган бурычларны  бергәләшеп җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм. Барыгызга да исәнлек- саулык, гаиләләрегездә тынычлык, эшләрегездә уңышлар телим, – диде Альберт Илгизәрович җыенга йомгак ясап.
Ул шушы арада юбилеен билгеләп үтәчәк Гүзәлия Газыймҗановага Рәхмәт хатын тапшырды. Өченче сабыйларын алып кайт­кан Гүзәл һәм Җәүдәт Хуҗиннарны котлады һәм районнан коляска бүләк итте.

Мәлки
Мәлки күпфункцияле үзәгендә Мәлки, Кыр Буасы, Иске Буа һәм Байморза авыллары халкы катнашында җыен үтте.  

– Безнең дүрт авылны берләштергән җирлектә 858 кеше яши. Шуларның 208е пенсия яшендә, 24е инвалид, 78 кеше авыл хуҗалыгы тармагында, 68е бюджет өлкәсендә, 73е төрле оешмаларда эшли, районнан читкә китеп эшләүчеләр – 145, 2 кеше, мини- ферма төзеп, үз эшләрен ачты. “Демография” илкүләм проекты кысаларында быел районда Демография елы буларак игълан ителде. Кызганычка каршы, былтыр җирлектә ике генә бала туды, 14 кеше вафат булды. Күргәнегезчә, кимүгә таба барабыз, – диде Федор Поляков.
Физик затларның милкенә салым нибары 45 процентка үтәлгән. Җирлекнең тулаем кереме планга карата 101 процент.
Авыл халкы мал асрап көн күрә. Җирлектә 411 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 173 баш савым сыеры исәпләнә. Биредә бер гаилә ун баш сыер асрый, сигезәр сыер тотучылар да бар. Шәхси хуҗалыкларыннан үзләре җитештергән продукция сатудан бер гаиләгә 81 мең 878 сум акча кергән. Тагын ике гаилә үз гаилә фермаларын ачарга теләк белдергән.
Федор Поляков авылларны электр энергиясе белән тәэмин итү, газлаштыру, юллар төзелеше турында да сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, барлык йортларга да газ кергән, юллар белән тәэмин ителеш – 99 процент.Зур чыгымнар таләп ителгән эшләрне үзара салым акчасына башкаралар.
Мәлки авылы китапханәчесе Нина Маланьева, Кыр Буасы авылы клубы методисты Владимир Лебедев, Байморза авылының ФАП мөдире Любовь Батманова, Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәткәре Валерий Авакумов, Мәлки мәктәбе директоры Тамара Иванова, полициянең участок уполномоченные Айдар Сөнгатов та эшчәнлекләренә анализ ясады. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиев быел бал кортларына паспортлар бирелә башлавы турында сөйләде.
– Җирлек авылларындагы кеше яшәми торган, ташландык хәлдәге йортларның хуҗаларын эзләп табып, аларны сүттерүне Федор Поляков беренче булып башлады. Авылларны ямьсезләп торган бу йортлардан арынуны башка җирлекләр дә башласын иде, – диде Рәмис Хәялиев.
– Узган ел, башка еллар белән чагыштырганда, җинаятьләр күп булмады. Балигъ булмаган балалар катнашындагы җинаятьләр дә теркәлмәде. Ләкин, быелның гыйнвар аенда балалар катнашында җинаять эше күзәтелде инде. Күп кенә җинаятьләр спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң кылына, шуңа күрә безгә эчкечелек белән көрәшне тагын да көчәйтү зарур. Прокуратурага сорауларыгыз булса, безнең ишек­ләр сезнең өчен һәрвакыт ачык, - диде прокурор Алмаз Сөләйманов.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авыл җирлегенең 2019 елда башкарган эшләрен уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев