Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбыч мәчетенә бүләкләр тапшырдылар

Гөнаһлардан котылу, бәхетлек һәм иминлек, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн ул Бәраәт.

 Нәкъ шушы көнне Аллаһы Тәгалә һәрбер ке-шенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет- сәгадәтләре билгеләнеп куя ди. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһла-рын кичерүне ялварып догалар укыйлар, мохтаҗларга хәер өләшәләр, мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Әлеге кадерле кичә уңа-еннан Кече Кайбыч авылы мәчетендә дә авылдашлар мул табын артына җыелды. Ул район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинның Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. 

Авыл имам-хатыйбы Мәгъзүм Тимершин авылдашларына Татарстан мөф-тие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткер-де. “Әгәр дә сез туры юлга басарга ниятлисез, гөнаһлардан котылырга тели-сез икән, Бәраәт кичәсендә тәүбәгә килеп, иман китереп, гөнаһлардан арынып, яңа тормыш башлый аласыз. Аллаһы Тәгалә – кичерүче, ул догаларны җавапсыз калдырмый", – дигән сүзләрен дә җиткерде. 
– Мәчетебездә барлык дини бәйрәмнәрне дә үткәреп барабыз. Бу эштә безгә спорсорлар ярдәмгә килә. Бүген табын шәхси эшмәкәрләр Фәнис Камалиев, Зөлфәт Халитов, Фирдинә Нигъмәтова ярдәме белән әзерләнде. Аларга да, аш-су әзерләүчеләргә дә олы рәхмәтемне ирештерәм.Фәнис белән Зөлфәт мәчеткә дә бүләкләрен алып килгән, –диде Мәгъзүм хәзрәт. 
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да бәйрәм белән котлады.Дамир Гыйниятуллин Шәгъбан, Рамазан айларында изге гамәлләр кылучыларга Аллаһы Тәгалә әҗерен мең, аннан да күбрәк арттырып бирүен әйтеп үтте. 
– Рамазан аенда ураза тоткан кеше сабырлыкка өйрәнә. Чөнки ул көн дәва-мында ризыктан, судан тыелып тора. Ураза вакытында Аллаһы Тәгалә без-нең нәфесебезне тәрбияли. Күпчелек кешеләр уразаны олыгайгач, пенсиягә чыккач тотармын дип ниятли. Әмма ялгышалар. Олыгайгач, төрле чирләр баш калкыта башлый. Ә авыру кешегә табиб билгеләгән даруларны вакыт-ында эчәргә кирәк, димәк, ураза тота алмый. Шуңа күрә гамәл гыйбадәтне сау-сәламәт вакытта үтәргә кирәк, – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев