Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбычтан Закирә апа да окоп казуда катнашкан

Кече Кайбыч авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, үсмер чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән Закирә Абдул кызы Гарәфиева күптән түгел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Кияве Салават Ишбулатовка да шул көннәрдә 70 яшь тулган.
Закира әбигә язмыш сынаулары аша сикәлтәле юллар үтәргә насыйп булган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 16 яшь тулган гына була әле. Авылда ирләр калмагач, Закирә кебек үсмерләргә тормыш арбасына ныклап җигелергә туры килә.
– Сугыш елларында безгә күп эшләргә туры килде. Үз чордашларым белән бергә Иске Чәчкаб авылы янында  окоплар казыдык, колхоз эшенә йөрдек.Колхоз җи­тәкчелеге кушуы буенча Киров өлкәсендә урман кисүдә, Яшел Үзәндәге фанера заводында да эшләргә туры килде. Гомеребез авыр хезмәттә үтте, – диде Закирә апа.
Район башлыгының риш­вәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова теләкләрен ирештерде:
–Яшьлекләрен сугыш урлаган буынга язмыш сы­науларының иң авыры эләккән. Типсә тимер өзәрдәй ир- егетләр сугышка киткәч, аларга тиз олыгаерга туры килгән. Тамаклары туйганчы ашарга азыклары, кияргә киемнәре булмаса да, җиң сызганып, өлкәннәр белән бер тигез эшләгәннәр, – диде ул.  – Сугыштан соңгы елларда да намуслы хезмәтегез белән ТАССР төзелешенә лаеклы өлеш керткәнсез. Илебез Президенты Владимир Путинның җылы теләкләр юлланган Рәхмәт хаты, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасын, бүләген кабул итеп алыгыз. Алдагы тормышыгызда исәнлек- саулык, озын гомер, балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгызның игелеген, кайгыртуын тоеп яшәргә язсын. Мәгариф өл­кәсендә эшләгән киявегез Салават Әхмәт улына да бүген район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдык.
Бу теләкләренә Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да кушылды.
Тормыш иптәше Камалетдин ага белән өч бала тәрбияләп үстергән олы җанлы кеше ул Закирә апа. Хәзерге вакытта олы кызы Миләүшә, улы Габбас белән Кече Кайбыч авылында яши. Ни кызганыч, әбигә 2009 елда тормыш иптәше Камалетдинның, 2019 елда кызы Ралиянең үлемен кичерергә туры килә.
– Сугыш вакытында әти дә, әни дә окоп казу­да катнашкан, колхозда эшләделәр. Әни егерме елдан артык мәктәптә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Тыл хезмәтчәне буларак, Бөек Ватан сугышы тәмамлануның юбилей медальләре белән бүләкләнде, хезмәт ветераны да. Хәзерге вакытта аның 5 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Әнине апа белән бергә тәрбиялибез, өйләребез дә ерак түгел, – диде улы Габбас.
Җитмеш яшенә җиткән Салават Әхмәт улы тумышы бе­лән Кошман авылыннан. Тормыш иптәше Миләүшә белән кызлары Гөлинәне үстергәннәр. Гөлинә авыл клубында методист.
– Минем гомерем мәк­тәптә балаларга рус теле һәм әдәбияты укытып үтте. Башта Кошман авылында, армиядән кайткач, Мөрәледә, аннан соң Олы Кайбыч, Бәрлебашы мәктәпләрендә эшләдем. 2010 елда лаеклы ялга чыктым, – диде Салават ага.
Салават Ишбулатов ши­гъ­ри җанлы шәхес. Газета битләрендә аның ши­гырьләре еш дөнья күрә.
Юбилярларның икесе дә үзләренә игътибар һәм ихтирам күрсәткән җитәкчеләргә тирән рәхмәтләрен юллап калдылар. Кеше күңелен күрү өчен күп кирәкми шул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев