Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәме авыл җирлегендә быел матур үзгәрешләр аеруча күп. Анда юл да төзелә, күлне дә тирәнәйтәләр

Альберт Илгизәрович белән Алексей Николаевич бу объектларны да карады.

 Малалла белән Кече Мәме авыллары арасындагы юл төзелеше узган елның сентябрендә башланган иде. Аның озынлыгы – 3 чакрым 700 метр. “Гомуми кулланылыштагы юллар төзелеше” респуб¬лика программасы буенча төзелешкә Татарстан бюджетыннан 82 миллион сум акча бирелә. Кышкы чорда төзелеш вакытлыча туктап тора.
Авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева әйтеп узганча, төзелеш кысаларында Малалла авылындагы Коммуна урамына да юл салынган. Альберт Рәхмәтуллин бу юлдан машинасында йөреп карады һәм канәгать булуын белдерде. Ул авыл халкы белән дә аралашты.
«Кече Мәмегә кадәр юл төзелүенә мең рәхмәт сезгә. Бу безнең күптәнге хыялыбыз иде», – диде аңа Анна Гуськова.Нина Калдина, Владимир Дунаев, шәһәрдән әнисе янына кайткан Юрий Николаев та шул фикердә.
– Бераз гына көтегез инде, язга юлны яхшы итеп төзеп бетерәчәкбез, – диде аларга район башлыгы.
Ул пенсионерларның тормышы, проблемалары белән дә кызыксынды. “Безнең барысы да яхшы, мондый рәхәт тормыштан ничек зарланыр¬га була инде”, – дип җавап бирделәр аңа. Чыннан да, үзәкләренә иң үткәне юлсызлык булган. Чөнки язгы-көзге пычрак¬ларда моннан көч-хәл белән генә үтеп йөргәннәр, “УАЗ” машинасында батып калган чаклары да  күп булган.
Кече Мәмедәге күлне төзекләндерү һәм чистарту белән Казан шәһәрендәге «КазСпецСтройТех» оешмасы һәм бездән шәхси эшмәкәр Айдар Әбүзәров бригадасы шөгыльләнә. Бу күлне өч метрга тирәнәйткәннәр. Эш үзара салым акчасына башкарылган. Авыл халкыннан җыелган 638 мең сум акчаны хөкүмәт дүрт тапкырга арттырган. Монда үзара салым акчасын мең сум күләмендә җыйган булганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X