Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәме авылында яшәүче ана:”Мин бу фикергә ирем үлгәннән соң килдем”

Ят гаиләдә үсеп, ятим, караучысыз калган баланы үз гаиләңә алып тәрбияләү бөтен кешенең дә хәленнән килми ул.

Язмышның әче җилләре нәтиҗәсендә ата-ана назыннан мәхрүм калган баланы ничек бар шулай кабул итә, кимчелекләренә күз йома белергә кирәк. Алар яңа тормыш шартларына күнексен өчен бик күп сабырлык таләп ителә.
Кече Мәме авылында яшәүче Ирина Майданова 2013 елда апалы-се-ңел¬ле кызлар – алты яшьлек Әнисә белән яшьярымлык Сиринәне үз куышына сыендыра. Тормыш иптәшенең бу дөньядан вакытсыз китүе этәрә аны бу адымга.
– Безнең улыбыз студент инде, аңа хәзер 22 яшь. Ирем үлгәннән соң, үз- үземне кая куярга белмәдем, яшәвемнең мәгънәсе беткән кебек тоелды. Ялгызлык бик авыр икән ул. Йокысыз төннәремнең берсендә минем башыма тәрбиягә бала алу турындагы уй килеп төште. Бу хакта улыма да әйттем. Ул, ике дә уйламыйча, фикерем белән ризалашты,– диде Ирина Николаевна. – Приютка баргач, Әнисә исемле кызны беренче күрүемдә үк ошаттым. Аның икенче балалар йортында тәрбияләнүче сеңлесе дә барлыгын әйттеләр. Бу минем ниятемә һич кенә дә киртә була алмады. Шулай итеп, без өчәү яши башладык. Сиринәнең сәламәтлегендә тайпылышлар булуын да алда¬н белдем. Әлеге хәбәр дә м謬не куркытмады. Приюттан кайтуының өченче көненнән үк без сыр¬хауханә юлларын таптый башладык. Ул үсә барган саен аңа һәр елны операция ясатырга туры килде. Әмма без авырлыклардан курка торганнардан түгел, әлегә барысы да без теләгәнчә бара.
Ирина Майданова һөнәре буенча да көнозын сабыйлар янында, ул – балалар бакчасы мөдире. Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара торганнардан.Шуңа да хез¬мәттәшләре, ата- аналар арасында абруй казана. Җаны- тәне белән балала¬рын кайгыртучы үрнәк ана, аш-суга оста, йорт-җи¬ре тәртиптә, игелек¬ле булуы йөзенә чыккан. Кызларының үз бүлмәләре бар, анда нинди генә уенчык юк, киемнәре дә күп. Өйдә компьютер булу дистанцион уку вакытында бик нык ярдәм иткән. Уку алга таба да шулай дәвам итсә, тагын бер компьютер сатып алырга уйлый.
– Сиринә икенче классны тәмамлады, кай¬бе¬р фәннәрне авыррак үзләштерә. Әнисәнең өч¬леләре юк, ул бу уку елында 8 класска бара, – ди әни¬ләре. – Алар минем  булышчыларым. Ашарга пешергәндә дә, өй җы-еш¬тырганда да янымда бөтереләләр. Ни пешерсәм, шуны тәмләп ашыйлар. Дөрес, Сиринә сосиска белән ток¬мачны аеруча яратып ашый.
– Без әниебезне бик яратабыз, ул безгә матур киемнәр сатып ала, тәмле ризыклары белән сыйлый, өй эшләренә дә өйрәтә. Мин коймак, аш пешерә беләм. Киләчәктә кулинар булырга хыялланам. Без әнигә савыт-саба юарга, өй җы¬ештырырга булышабыз, бакчада да бергәләп эшлибез, – ди Әнисә.
– Мәктәптә аеруча кайсы фәннәрне яратасың?
– Җыр дәресен, физкультураны. Табигать, га¬илә, җәнлекләр турында шигырьләр язарга яратам.
– Әнисә җырга оста, – дип өсти әниләре. Көйне тиз отып ала.
– Әниегезгә бүләкләр бирәсезме соң?
– Әйе. Бәйрәмнәргә үз кулларыбыз белән открыткалар ясыйбыз.
Ирина Майданова әйтүенчә, кызлар туган телләре – татар телендә генә түгел, русча да, чувашча да яхшы сөйләшәләр. Улы белән дә уртак телне тиз тапканнар, аны абыйлары дип саныйлар. Шулай итеп, кызлар әниле булган, ә Ирина Николаевна аларга ана назын бүләк итә.
Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да бу гаилә турында яхшы фикердә, алар¬ны авылдагы үрнәк гаиләләрнең берсе дип саный.
Ирина Николаевн¬а үгезләр, дуңгызлар, үрдәкләр, тавыклар да асрый. Моңа кадәр сыеры да булган, хәзер сөтне әти- әниләреннән ала. Кәҗә алырга уйлый. Авылда яшәп, шәхси хуҗалыгыңда мал асрап, бакча үстереп яшәүнең отышлы булуын аңлый ул. Шуңа да табыннары мул.
Кызларга опека аларга 18 яшь тулганчыга кадәр теркәлгән. Аннан соңгы тормышлары ничек булачагы турында фикер йөртергә иртәрәк әле. Әмма шунысы бәхәссез: Ирина Николаевнаның ишеге алар өчен һәрвакыт ачык булачак, ул аларны үз балаларыдай якын күреп тәрбияли. Кызлар да аны  әниләредәй ярата.
– Элегрәк мин  чит балаларны тәрбияли алмам дип уйлый идем, – ди Ирина Николаевна. –Димәк, без бер- беребезгә кирәк булганбыз. Хәзер без  иң бәхетле гаиләләрнең  берсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев