Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәме авылыннан зур рәхмәт белдерәләр

Бу көннәрдә гаиләбезнең кайгылы һәм борчулы чагы. Дөньядагы иң кадерле кешебез – әниебез Зинаида Михайловна Федотованы аяусыз үлем арабыздан мәңгелеккә алып китте.

Авыр кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм кулы сузучыларның барысына да — район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район Советы һәм башкарма комитетына, авыл җирлекләре башлыкларына, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинга һәм коллективына, район үзәк сырхаухәнәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллинага, терапевт Василий Ивановка һәм хезмәт коллективына, авылыбыз фельдшеры Мәүлия Туралевага, Кече Мәме, Колаңгы мәктәпләре коллективларына, Кече Мәме һәм Бортас авылларындагы китапханә, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренә, Рушан Хуҗин җитәкчелегендәге полиция бүлегенә, әниебезнең укучыларына рәхмәтебезне белдерәбез. Яраткан кешебезне соңгы юлга озатырга ярдәм иткән барлык туганнарга, авылдашларга, күршеләргә, хезмәттәшләргә, дусларга, гомумән, кайгыбызга битараф булмаган барлык игелекле кешеләргә рәхмәт яусын. Кылган игелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын, гамәл китабына савап булып язылсын.

Барлык балалары исеменнән: кызы Елена Алексеева, Кече Мәме авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев