Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәмедә митинг авылның бердәнбер сугыш ветераны катнашында узды

Кече Мәме авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов һәр елны митингта катнаша

 Бу юлы да Әфганстанда хезмәт итеп кайткан улы Юрий Ершов белән бергә килде ул тантанага. Икесенең дә күкрәген күпсанлы орден-медальләр бизи. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алар белән кочаклашып күреште. Сугыш ветеранына тәмле күчтәнәчләр тутырылган зур пакет һәм котлау открыткасын да тапшырды. Авыл халкын Җиңү көне белән котлавында ветеранның барыбыз өчен дә зур горурлык булуы турында әйтте, ул исән-сау чагында сугыш хатирәләрен яздырып калырга, видеога төшерергә кирәклеген әйтте. Авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева да авылдашларына изге теләкләрен җиткерде. Мәктәп укучылары “Үлемсез полк” белән авыл урамнары буйлап үтте, монтаж куйды. Мәдәният йортындагы концерттан соң, өлкәннәр бәйрәм табынына җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев