Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Подберезье авылы терлекчеләре тырышып эшли

“Гөбенә” агрофирмасының Кече Подберезье авылындагы бүлегендә ни-гездә ит җитештерү белән шөгыльләнәләр. Биредә малларны кышлату барышы белән якыннанрак танышу максатында фермага юнәлдек. Без-не управляющий¬лары Юрий Лазенков каршы алды.

– Хәзерге вакытта фермада симертүдәге 269 баш мөгезле эре терлек исәп-ләнә. Җәйге чорда аларның баш саны 600гә җитә. Терлекчелек тармагында Галина Маурчева, Галина Семенова һәм Вячеслав Иванов эшли. Коллекти-выбыз зур түгел. Терлекчеләрнең барысы да үзләренә йөкләнгән эшне, елның кайсы фасылы, һава шартларының нинди булуына карамастан, намус белән башкаралар. Болардан кала, Сосновка авылында 300 баштан артык сарык асрала. Анда Валентина Гасилина белән Елена Афонина хезмәт куя. Алар да тәҗрибәле терлекчеләр, – диде Юрий Лазенков, эшчәнлекләре белән таны-штырып. 
Терлекчеләрнең үзләре белән дә аралаштык. 
– Авыл җирендә хатын- кыз өчен терлекчелек тармагыннан кала башка эш юк инде ул. Хезмәт урыны булуга шатланып эшлибез. Терлекчелек тармагы-на килүемә дә 32 ел вакыт узып киткән. Башта савымчы булсам, хәзер инде менә маллар симертәбез. Терлекләр алдыннан азык өзелми, тәүлеклек артымның югары булуы өчен тырышабыз, – диде Галина Маурчева. 
Әңгәмәбезгә Галина Семенова да кушылды. 
– Мин фермага 36 нчы хезмәт елымны багышладым инде. Урта мәктәпне тәмамлауга фермага килгән идем, шуннан бирле туган авылымнан киткәнем юк. Бер күнеккән эш үзагымына бара инде, – диде ул. 
Вячеслав Иванов та әңгәмәдән читтә калмады. 
– Мин үзем Чувашиядән, авылыбыз Кече Подберезьедан ерак түгел. Үзе-бездә эш булмагач, монда килдем. Яхшы каршы алдылар, эш урыны бирделәр. Бу фермага килүемә ике ел вакыт үтте. Коллектив кечкенә булса да, тату, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез. Җәй айларында фермага таналар китерәләр, кышлатуга күчкәнче болында маллар көтәм, – дип үз эше белән таныштырып үтте ул. 
Бүлекчә бухгалтеры Надежда Лазенкова биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә фермада яшьярымнан зуррак 152 баш тана, бер яшьтән – яшьярымга кадәрге 85 баш үгез, җиде айдан – яшьтә бер айга кадәрге 31 баш үгез бар. 2019 елның беренче кварталында терлекчеләр һәр малдан уртача 600 граммнан артыграк тәүлеклек үсеш алган. 
Кече Подберезье уңганнары районның терлекчелек буенча күрсәткечләрен яхшыртуга үзләреннән лаек¬лы өлеш кертә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев