Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

КФУ доцентлары Кайбыч пенсионерларының финанс белемен арттырды

Пенсия яшендәге кешеләрне финанс мошенниклыгыннан ничек сакларга? Тормышны һәм мөлкәтне иминиятләштергән вакытта иминият компанияләренең кайсысына өстенлек бирергә?

Гаилә бюджеты һәм шәхси финанслар белән ничек дөрес идарә итәргә? Салым түләү һәм исәпләү тәртибен беләсезме? Банктан кредит алу, банкны һәм депозит тибын сайлау үзенчәлекләре турында ниләр белергә кирәк?

Районыбызда яшәүче пенсионерларны финанс грамоталыгына өйрәтү буенча татар телендә уку үткәрелде һәм анда йөзгә якын кеше катнашты. Татарстанда ике дәүләт теле гамәлдә бит. Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының икътисад фәннәре докторы, профессор Наил Сафиуллин, доцентлар Чулпан Шәвәлие¬ва, Елена Фазлыева һәм Эльвира Дуваловалар өлкәннәребезгә  финансларга кагылышлы мәсьәләләр буенча бай мәгълүмат бирде. Очрашуга килгән һәрбер пенсионерга финанслар буенча татар телендә белем бирү курсының уку материаллары салынган пакетлар да тараттылар. Ул материаллар Россия Федерациясе Финанс министрлыгы заказы буенча КФУ тарафыннан РФ һәм Халыкара реконструкция банкының уртак проектын гамәлгә ашыру максатында эшләнгән. Кафедагы төшке аш чыгымнарын да КФУ үзе күтәргән.
– Пенсия яшендәгеләргә финанс белеме буенча татар телендә белем бирә башлавыбыз юкка гына түгел. Чөнки финансларга бәйле документларның барысы да рус телендә, андагы терминнарны аңлап бетермәүләре дә ихтимал, – диде Наил Сафиуллин. – Пенсия яшендәгеләрнең шәхси финансларын дөрес куллану, акчаларын җыеп бару һәм аны куркынычсыз инвес¬тицияләү өчен иң кирәкле белем-күнекмәләрне алуда төп ысулларның берсе –аларның финанс белемен күтәрү. Андый кеше үз керемнәре һәм чыгымнарының исәбен алып бара, акчаны эшләп тапканнан азрак тота, финанс хезмәтләрен рациональ сайлый, көтелмәгән очракларга куркынычсыз мендәре бар, финанс дөньясында яхшы ориентлаша, ягъни, кирәкле мәгълүматны кайдан табарга һәм ничек кулланырга икәнлеген  белә. Хәбәрдар кешеләр яхшырак һәм тынычрак яши. Белемле кешене алдавы авыррак, ул финанс мошенниклыгына юл куймый.
Доцентлар Эльвира Дувалова, Чулпан Шәвәлиева, Елена Фазлыевалар да кайбычлыларга үз юнәлешләре буенча бай мәгълүмат бирде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин безнең яктан сайланган ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров җитәкчелегендәге КФУ вәкилләренә тирән рәхмәтен белдерде.
– Фән әһелләрен сәгатьләр буенча тыңласаң да, ялкытмый, чөнки алар беренче карашка авыр булып тоелган финанс мәсьәләләре турында гади телдә шулкадәр мавыктыр¬гыч һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр ки, биш сәгатькә якын дәвам иткән очрашу сизелми дә узып китте. Бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт, – диде Олы Кайбычта яшәүче Дилә Әбүзәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X