Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

КФУ ректоры Кошман мәктәбенә биргән вәгъдәсен үтәгән

Яңартылган Кошман мәктәбен күрергә килгән КФУ ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров барлык классларны да сокланып карап йөргән иде.

”Туган телебезгә зур урын бирелүче, милли гореф-гадәтләр сакланучы, уку-укыту өчен бөтен шартлар да тудырылган мәктәп бу” – диде ул. 23 ел буена ремонт күрмәгән һәм дәүләт программасы буенча яңартылган мәктәптә хәзер якты, җылы, уңайлы.

Башлангыч класс укытучысы, быел беренче классларны кабул итеп алган Мәдинә Хәмидуллина депутатка гозерен җиткерде. Нәниләрне хәрефләр дөньясына алып керүче “Әлифба” китаплары инде таушалып беткән, яңалары кирәк икән.
– Быел беренче класска алты укучы керде. Барыбызның да тәүге китабы булган «Әлифба», үзегез күрәсез, бик искерде. Алар белән әллә ничә беренче класс укучысын укытып чыгардык инде, – диде ул депутатка.
Ә химия, биология укытучысы Гөлшәһидә Сабирова микроскоплар кирәклеген әйтте. Тәҗрибәләр үткәрү, укучылар фән нигезләрен яхшы үзләштерсен өчен кирәк ул микроскоплар. Кайбыч мәктәпләре белән һәрдаим элемтәдә торучы Илшат Гафуров  укытучыларны игътибар белән тыңлады һәм ярдәм итәчәген белдерде. Уку елының беренче аенда ук кайтып җитте ул китаплар.
– Депутат сүзендә торды. Алты гына түгел, йөз “Әлифба” китабы, дүрт микроскоп җибәргән. Әлбәттә, безгә бу кадәр китап кирәк түгел. Шуңа да аны авыллардагы башка мәктәпләргә тапшыру өчен мәгариф бүлегенә илттек, – диде мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин. – Без бу мәсьәлә буенча ата-аналарга мөрәҗәгать итмәдек. Чөнки укучыларны уку-язу әсбаплары белән мәктәп үзе тәэмин итәргә тиеш. Акча җыю – ришвәтчелеккә керә. Без бу ямьсез күренештән ерак торырга тырышабыз. Ә Илшат Гафуровка  ата-аналар исеменнән тирән рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.
Без әти-әниләр фикерен дә белештек.
– Улыбыз Инсаф беренче класска укырга керде. Яңа “Әлифба” китабын кош тоткандай күтәреп кайтты ул өйгә. Чыннан да,  китапларны үзегез сатып алыгыз,  дигән кеше юк.
Без сайлаган депутатларның халык гозеренә игътибарлы булуы, әлбәттә, уңай күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев