Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хоккей: Кайбыч- Апас районының Йомралы авылы командасы. Ярыш “Кайбыч” боз шугалагында узды

Безнекеләр шәп уйнады! Булдырыгыз, егетләр!

Яңа ел бәйрәме уңаеннан Кайбыч – Апас районының Йомралы авылы командалары арасында иптәшләрчә турнир үтте. Уен башлануга ук кайбычлылар өстенлекне үз кулларына алды. Ике минут үтүгә, Руслан Җамалетдинов исәпне ачты. Русланның кулы җиңел булды, безнекләр беренче периодта ук исәпне 5:0 га җиткерде. Икенче периодта Йомралы командасыннан Руслан Галкин беренче җавап алкасын кертте (5:1). Безнең Илназ Сәлахиев, чираттагы алкасын кертеп, исәпне 6:1 гә җиткерде. Уенчыларыбыз Илназ Сәлахиев – 4, Руслан Җамалетдинов – 2, Фәнил Миңнуллин – 2, Тимур Яруллин һәм Рамил Миңнуллин берәр алка кертеп, гомуми исәпне 10: 2гә җиткерде. Соңгы периодта йомралылардан Алмаз Сафиуллин бер алка кертә алды (10:2).
Кайбычлылардан капканы Илнар Якупов белән Иске Чәчкабтан Илдан Хәсәнов саклады. Ә Йомралы камандасы капкасында Ислам Абдулалиев торды. Кайбычлыларны 2020 елгы сезонда беренче җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы уеннарда да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев