Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены

Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева үзенең отчет докладын залдагыларны үткән бәйрәмнәр белән котлаудан башлады. Авыл җирлегенең бюджетын салым җыюлар, район һәм республикадан кергән дотацияләр, үзара салым акчасы формалаштыра. Биредә бюджет 107 процентка үтәлгән. Шул исәптән, җирлекнең үз кереме 35 процент кына тәшкил итә. Барлык кергән акчалар җирлеккә кергән авылларны төзекләндерүгә, административ чыгымнарга, урамнарны яктыртуга һәм башкаларга тотылган. Светлана Петровна җирлек составына кергән һәр авылда үзара салым акчасына башкарылган эшләргә, 2021 елда бу программа нигезендә башкарылачак эш планына тукталды. Җирлектә демографик хәл кискен булып кала. Бүгенге көндә биредә барлыгы 876 кеше яши. Узган елда 4 бала дөньяга килсә, 9 кеше вафат булган. Алга таба ул үз чыгышында торак, юллар төзү, төзекләндерү, халыкны су, газ, электр белән тәэмин итү, сәүдә, мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау өлкәләрендәге эшчәнлек белән таныштырды.
Фәнил Әнвәр улы республикада 2020 елда башкарылган эшләр, төрле өлкәләрне үз эченә алган Президент программалары эшчәнлеге белән таныштырды.
Апас һәм Кайбыч районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев чыгыш ясады, янгыннардан саклану өчен өйләргә янгын турында хәбәр итүче прибор (извещатель) кую кирәклегенә басым ясады.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең йомгаклау чыгышында авыл җирлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул коронавирус авыруыннан саклану чаралары, вакцина ясату, районның 30 еллыгын югары дәрәҗәдә үткәрүгә әзерлек турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев