Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең еллык эшчәнлеге уңай бәяләнде

Хуҗа Хәсән - районда иң зур җирлекләренең берсе. Ул Хуҗа Хәсән, Турминский, Кушкүл һәм Александровка авылларын берләштерә. Биредә барлыгы 914 кеше яши. Турминскийда -180, Кушкүлдә – 102, Александровкада нибары җиде кеше гомер итә.

Күркәм традиция буенча, Хуҗа Хәсәндәге җыен быел да үзешчәннәр концерты белән башланды. Алга таба җирлек башлыгы Светлана Матвеева 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, бу елга куелган планнар турында сөйләде. Монда 352 мең сум үзара салым акчасы җыелган, республикадан 1 миллион 408 мең сум кергән. Әлеге акчалар юллар салуга, суүткәргечләрне ремонтлауга рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү, парк тирәсен әйләндереп алу, балалар мәйданчыгын төзекләндерү өчен һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә тотылган. Светлана Матвеева әйтүенчә, Хуҗа Хәсәндә үзара салым акчасына казылган скважина суының сыйфатыннан канәгать булмаучылар шактый икән. 
- Беләм, сезгә бу су ошамый, чөнки ул катылыгы белән чишмәнекеннән күпкә аерыла. Прокуратурага шикаять язучылар да булды, «Роспотребнадзор»дан килеп, анализ алдылар. Чыннан да, суның катылыгы ике тапкыр артып китә. Ләкин аның составында башка зарарлы химик матдәләр табылмады. Аш-су әзерләү өчен суны чишмәдән алып кайттык. Ә бакчага сибү, малларны эчерү өчен скважина суы да бик ярады. Аннан июль аеннан башлап, октябрьгә кадәр файдаландык, сусыз тилмермәдек. Хәзергә су җитә. Әмма, коры һава торышы булса, скважинаны киләсе елга да эшләтәчәкбез. 
Авыл халкы өчен, су белән беррәттән, юл да иң әһәмиятлесе булып кала бирә. Хуҗа Хәсәндә, үзара салым акчасыннан тыш, республика программасы ярдәмендә дә вак ташлы юллар салынган. Быел программага Октябрь һәм Мәктәп урамнары кертелгән. Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән мәдәният йортында капиталь ремонт башланачак. Быел бу авылда шулай ук республика программасы ярдәмендә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. 
Светлана Матвеева, җентекләп аңлату эшләре алып барсалар да, салым түләмәүчеләр булуын әйтте. Ул аларның һәрберсенең исем-фамилиясен атады. Каты-көнкүреш калдыкларын капчыклап җыю өчен килешү төземәүчеләрнең дә исемлеген экранда күрдек. Светлана Петровна демографик күрсәткечләргә дә тукталды. Кызганыч, алар мактанырлык түгел. Узган ел өч бала туган, 14 кеше вафат булган, аларның икесе эшкә сәләтле яшьтә булган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өч бала туу Хуҗа Хәсән өчен бик аз булуын, яшь гаиләләрне авыл җирендә калдыру юнәлешендә эшләү кирәклеген әйтте. Җирлек башлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлегенә дә тукталды. Турминскийда яшәүче Андрей Ермолаев, грант отып, крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырган. 
Мәктәп директоры Надежда Макарова үз чыгышында белем йортын чишмә суы белән тәэмин итү үтенечен җиткерде. Фельдшер Валентина Сулагаева флюорографик тикшеренү һәм диспансеризация үтүдә халыкны активрак булырга өндәде. Җыенга килүчеләр мәдәният йорты, китапханә, җирле ветераннар Советы, участок уполномоченныеның эшчәнлекләреннән дә канәгать булуларын белдерде. Альберт Рәхмәтуллин да авыл җирлегенең узган елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Озак еллар балалар бакчасында пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Александра Капитонованы – 80 яшьлек, финансист булган Николай Макаричевны 70 яшьлек юбилее белән котлап, аларга Рәхмәт хаты тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X