Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылы китапханәсендә комсомолның 100 еллыгы уңаеннан очрашу үткәрелде

Хуҗа Хәсән авылы китапханәсендә комсомолның 100 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары белән берлектә очрашу үткәрдек.

Комсомол оешмасы турында фильм караганнан соң, үзара әңгәмә кордык. Авыл җиреге башлыгы Светлана Матвеева очрашуга үзенең комсомол билетын да алып килгән иде. Ул студент елларында комсомол оешмасында эшләгән. Шул чордагы хатирәләре белән уртаклашты. Мин үзем комсомол оешмалары әгъзаларының мәктәп елларында клубларда, кырларда концертлар, спектакльләр куюлары турында сөйләдем. Укучылар студент елларымда төзелеш отрядлары белән Астрахань шәһәренә баруыбыз турында да зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул заманда комсомоллар шулай илебезнең төрле почмакларына эшкә киткәннәр. Мәсәлән, авылдашыбыз Валентина Максимова Молдавиягә барган, икенче сезонда «Казан – Санкт Петербург» поездында проводник булган. Валентина Васильевна берничә буын комсомол яшьләренең тормышы белән таныш. Чөнки ул озак еллар мәктәптә эшләде. Ул Хуҗа Хәсән мәктәбендә эшләп килгән комсомол оешмасы турында бай мәгълүмат бирде. Октябрятка алыну, пионер булу, 14 яшьтән комсомолга керү турында тыңлау балаларга кызыклы булды. Валентина Максимова күп еллар Киров исемендәге колхоз оешмасын да җитәкләгән. Алар төрле экскурсияләр оештыра, комсомол әгъзалары белән берлектә Яңа ел бәйрәмнәрен, төрле спорт чараларын үткәрә. 
Очрашу ахырында Владимир Ленинның «Укырга, укырга һәм укырга!» дигән лозунгын кабат искә төшердек. 

Ольга Боярина, Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев