Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылында ике тапкыр атазанган савымчы исемен алган хезмәт ветераны яши

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Татарстанның атказанган терлекчесе Елизавета Бартязованың хезмәт юлы горурланырлык.

Моннан берничә ел элек аңа Бөтенроссия кыр көнендә “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне” дигән мактаулы исем дә бирелде. Әлеге зур бүләкне ул вакытта Россия авыл хуҗалыгы министры булган Александр Ткачев (рәсемдә) тапшырды.
Керәшен кызы Елизавета 1958 елның 8 февралендә кышкы салкын буранлы кичтә дөньяга аваз сала. Гади крестьян гаиләсендә өченче кыз бала булып туа ул. Кечкенә Лиза сабый чактан ук бик җитез һәм үткен булуы белән өлкәннәрне шаккаттыра. Җиде айдан тәпи китә, яшьярымда сөйләшә башлый. Олылар аны киләчәктә бик уңган булыр дип юрый һәм шулай булып чыга да. Мәктәптә укыган чагында ук концертларда актив катнаша, җырлый, оста биюче була. Үзебезнең керәшен биюләрен, җырларын яратып башкара.
Әле шушы араларда гына Лиза янына бардым һәм тормышы, намус белән башкарган яраткан эше турында редакциягә язарга булдым. Җәйге каникул вакытларында апасы белән фермага йөри, сыерларга азык тарата, сыер савыша. Терлекчелек тармагына килүенә бу да зур этәргеч биргәндер. “Мин сыер савучы булам”, – дип үзенә максат куя һәм теләгенә ирешә. 1978 елда Киров исемендәге колхозга савымчы булып эшкә килә. Бу вакытта аңа 19 гына яшь була әле. Илле елга якын фермада эшли ул. “Көн артыннан көн үтте, вакыт узганын бер дә сизмәдем”, – ди ул. Тырышлыгы алдынгы савымчы булырга ярдәм итә. “Фермада эшемне җиренә җиткереп башкармыйча, беркайчан да өйгә ашыкмадым”, – ди.
Лиза фермада оештырылган концертларда, өмәләрдә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1980-1990 елларда авыл Советы депутаты итеп сайланган. 2015 елда республика күләмендә үткәрелүче “Ел хатын- кызы” бәйгесенең “Минем язмышым – минем һөнәрем” номинациясендә җиңеп чыга һәм беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Ветераннар белән оештырылучы чаралардан да читтә калмый. Ул безнең “Миләшкәй” ансамблендә жырлый да, бии дә. 2020 елда уздырылган “Балкыш” фестивалендә дипломга лаек булды.
 
Пенсия яшендәгеләр өчен үткәрелүче “Өченче буын университеты” укуларына да йөри.
– Тырышлыгым белән яулаган күрсәткечләремне күреп, хезмәтемне югары бәяләгән җитәкчеләремә рәхмәтем зур. Медальләремне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кулыннан алуым белән горурланам, – ди ул.
Елизавета Михайловна инде күптәннән лаеклы ялда. Шулай булуга да карамастан, фермага илтүче юлны оныта алмый. Аны әле дә эшкә еш чакырып алалар. “Яшең дә бар бит инде, кыен түгелме?” – дим. “Юк, чакыргач, кире кагып булмый инде”, – дип җавап бирә ул.
Тормыш иптәше Юрий белән үрнәк гаилә кордылар. Үзләре кебек тырыш өч бала тәрбияләп үстерделәр. Өчесе дә югары белемле, үз гаиләләре бар, Казан шәһәрендә яшиләр. Алты оныкларын сөеп туя алмыйлар. Каенанасы Елизавета Константиновна белән бергә 43 ел инде әниле-кызлы кебек тату яшиләр. Елизавета Константиновнага 95 яшь. Ул килене тәрбиясендә. Кыскасы, килене каенанага, каенана килененә рәхмәтле.
Таң әтәчләре белән бергә уянып, иртә таңнан эшкә ашыккан савымчылар хезмәте җиңел түгел. Ил табынын баетуга зур өлеш керткән савымчылар сауган сөт елгалар булып агар иде. Елизавета Бартязова кебек башта кул белән сыер савып, аннан соң гына машина белән савуга күчкән терлекчеләргә мең рәхмәт.

Ольга Боярина,
Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев