Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылында узган атнада “Кичке уен”, ә Иске Тәрбиттә Питрау гөрләде

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре үткәргән әлеге чараларның максаты – борынгыдан килүче гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, аларны киләчәккә мәдәни мирас итеп калдыру, җирле фольклорны өйрәнү, авыл халкына күңелле ял сәгатьләре бүләк итү.

Хуҗа Хәсәндә Питрауга багышланган кичке уенда “Такмак әйләндерү”, “Йөзек салыш”, “Кара каршы жыр” кебек йола-уеннарны искә төшерделәр, такмак әйтә-әйтә биеделәр. Иске Тәрбиттә Питрауны алтынчы тапкыр үткәрәләр инде. Бу авылда да халык традицияләрен күз карасыдай кадерләп сак¬лыйлар, “Сәүдияр” фольклор ансамбле эшли. Бәйрәмдә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Оештыручылар спонсорларга зур рәхмәтләрен җиткерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев