Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәндә урам исеме алыштырыла

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә укытучылар коллективы, мәдәният йортында авылның Үзәк урамында яшәүчеләр, фермада терлекчеләр белән очрашты. Әлеге очрашуларда урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, шушы авылда туып-үскән Вячеслав Данилов катнашты.

Әлеге очрашуда сүз авылның Үзәк урамының исемен алыштыру һәм аңа Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан соң педагогик эшчәнлек алып барган Ольга Данилова исемен бирү хакында барды. Светлана Матвеева әйтеп узганча, бу урамда 24 шәхси хуҗалык бар, шулардан 6 йорт буш тора. Барлыгы 45 кеше яши, анда уннан артык учреждение урнашкан.
Район башлыгы Альберт Илгизәрович та бу хакта үзенең фикерен белдерде.
– Ольга Данилова – Бөек Ватан сугышында катнашкан героик шәхес. Пулеметчы һәрвакыт сугышның алгы сызыгында булган. Димәк, һәр бәрелештә үлем белән күзгә-күз очрашкан. Шушы гамәлләре өчен дә әлеге урамга аның исемен бирү кирәк дип саныйм, – диде ул. – Сугыштан соңгы елларда да намуслы, тырыш хезмәте белән ТАССР төзелешенә, үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткән. Аның бертуган энесе Вячеслав Данилов соңгы елларда Хуҗа Хәсән авылы өчен күп эшләр башкарды. Озак еллар төрле архив материалларын өйрәнеп, туплап “Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе” исемле зур күләмле китап чыгарды. Әлеге китапка авылның, Мәлки төбәгенең тарихы, анда яшәүче керәшеннәрнең  гореф-гадәтләре, танылган кешеләре турында бай мәгълүмат тупланган. Бу бик зур хезмәт. Белгәнегезчә, үз акчасына урта мәктәп янәшәсендә ике катлы музей төзетеп куйды. Хәзерге вакытта анда шактый күп экспонат тупланган. Музейда авыл тарихы гына түгел, якын тирәдәге барлык керәшен авыллары тормышы чагылыш таба.
Бу җыелышларда катнашкан Вячеслав Данилов та авылдашлары алдында чыгыш ясады.
Очрашулар барышында авыл халкы арасында бу мәсьәләгә кагылышлы төрле фикерләр яңгырады. Күпчелек тавыш белән әлеге мәсьәлә уңай хәл ителде. Димәк, якын киләчәктә авылның Үзәк урамы Ольга Данилова исемен йөртәчәк.

Ольга Власовна Кузнецова (Данилова) 1922 елның 15 февралендә ТАССРның Кайбыч районындагы Хуҗа Хәсән авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1931 елда авылдагы башлангыч мәктәпкә укырга кергән. Аны тәмамлагач, 1935 елда Мәлки җидееллык, 1937 елда Иске Тәрбит урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Ул мәктәпне тәмамлаган 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Кыз Кайбыч районы тәэминат бүлегенә инспектор булып эшкә урнаша һәм шунда 1942 елның көзенә кадәр эшли. 1942-1943 уку елында Чүти урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1943 елның июлендә Кайбычта квалификациясен күтәрү буенча бер айлык педагогик курсларда була. Шул ук елда Ольга Власовнаны хәрби хезмәткә чакыралар. Ул 1444 нче хәрби частьтә пулеметчы булып хезмәт итә. Беренче хәрби бәрелештән соң ук, аңа ефрейтор, соңрак, кече сержант званиесе бирелә. Ул хәрби бурычын намус белән үти, командирлар аны башкаларга үрнәк итеп куя. Бөек Җиңү көнен  Берлинда каршы ала. Сугыш тәмамлануга, 1945 елда туган авылына әйләнеп кайта һәм үзе башлангыч белем алган мәктәптә укытучы булып эшли башлый. 1947 елда Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1947-1948 уку елында Кушкүл мәктәбендә укыта. Ә 1948 елның көзендә кабат Хуҗа Хәсән мәктәбендә эшли башлый. 1954 елның 28 гыйнварында аңа авыл эшче яшьләре мәктәбенә юллама бирәләр. Ольга Власовна берничә тапкыр Хуҗа Хәсән авылы һәм Подберезье район Советы депутаты булып сайлана. Берлинны геройларча штурмлауда һәм алуда катнашканы өчен медаль белән дә бүләкләнә. Тормыш иптәше Алексей Кузнецов та Хуҗа Хәсән авылыннан, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугышта берничә тапкыр яраланган, орден, медальләр белән бүләкләнгән. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бөек Ватан сугышында катнашу Ольга Власовнаның сәламәтлегендә эзсез калмый, билгеле. Биш баласын ятим калдырып, 1961 елның 6 ноябрендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев