Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Комбайннарның әзерлегенә бәя бирелде

Басуларда игеннәр матур гына күтәрелеп килә. Язның соңга калуы чәчүне шактый тоткарласа да, игенчеләребез бурычларын намус белән үтәп чыкты.

Җир куенына алтын бөртекләр салынды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә ашлык урып-җыю техникасының уракка әзерлеген тикшерү комиссиясе дә эшләрен уңай бәяләде.
Комиссия эшен “Туган як-Агро” хуҗалыгыннан башлады һәм “Родина”, “Август-Кайбыч” җәмгыять лә рендә дәвам итте.
– Бездә терлекчелек комплексы төзелү сәбәпле, сөрү мәйданнарын да арттырдылар. Хәзер ул 2024 гектарны би ли. Шул исәптән, 1843 гектарда чәчү җирләребез бар. Быел бөртеклеләрне 1226 гектарда чәчтек. Шуның 120 гектарын уҗым культуралары биләсә, калганына сабан культуралары чәчелде. Азык культуралары 617 гектарда үсә, –диде Шүширмәдәге агроном Финар Насыйров. –Уңышны урып-җыюда “Нова” комбайнында Илсур Вәлиев, “Акрос”та Фәнис Бикбов эшләячәк. Рамил Каюмов комбайнда игеннәрне теземнәргә салачак. “КамАЗ” да Фәһим Халиков басудан игенне ындыр табагына ташый. “Акрос” комбайнына запас частьләр кайтарыла, тиздән ул да сафка басачак.
“Родина” агрофирмасында да бар техникаларын әзерлек сызыгына куйганнар иде. Биредә өч “Полессе” комбайны эшләячәк. Бер комбайнга башкарасы эш күләме 700 гектар мәйданны тәшкил итә.
“Август-Кайбыч” җәм гыятенең Хуҗа Хәсән бүле ге машина-трактор паркы зур техника базаны хәтерләтә. Биредә ашлык урып-җыю чы өр-яңа 27 комбайн, башка төрле куәтле техника алып кайтып куйганнар. Кырларын 12 “Клаас-Тукано”, “Россельмаш”ның 15 “РСМ-161” комбайны иңләячәк.
– Бездә быелгы урып-җыю чорында яңа техно логияләр кертелә. Узган елларда басулардан ашлыкны “КамАЗ”лар ташыса, быел аларның бер се дә басуга кермәячәк. Игенне “МТЗ” тракторына тагылган 10-12 тонна йөк сыйдырышлы “Лилиана” агрегатлары алып чыгып, “КамАЗ”ларга бушатачак. Бу авыр йөк автомобильләренең басуны таптап йөрүенә юл куймас өчен кирәк, – диде җәмгыятьнең Багай филиалы управляющие Владимир Токсаров.
Игеннәрне урып-җыю техникасын карауда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗа лыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре Рәсим Газизов, идарә бел гечләре катнашты.
– Быел басулар мул уңыш вәгъдә итә. Язның соң килүе сәбәпле, кыр эш лә ренә соңга калып керештек. Шуңа да урып-җыю эш ләре август-сентябрь айларына туры килер. Димәк, комбайннарның әзерлеген, кайбер узелларын җен тек ләп карап чыгарга вакыт бар әле. Барыгызга да ныклы сәла мәтлек, уңышлы эш, иң мөһиме – куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтә п эшләвегезне телим. Хәерле сә гать тә, егетләр! – диде Альберт Илгизәрович.
Барлык техниканы карап чыкканнан соң, комиссия 70 мөмкинлектән 67шәр балл туплаган “Август-Кайбыч” җәмгыятенә һәм “Туган як-Агро” хуҗа лыгына – беренче, 66 балл белән “Родина” агрофирмасына икенче урынны бирде. Район буенча уртача әзерлек 66,7 балл белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев