Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы

COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”

– Яшисем килә, – диде ул. – Бәхеткә, безнең гаиләдә коронавирус белән беркем дә авырмады. Әмма бу чир бер кая дә китмәде, ул безнең арада. Шуңа да иммунитетны ныгытырга кирәк. Прививка ясаттым, үземне яхшы хис итәм, организмда бернинди дә үзгәрешләр сизмим. 21 көннән соң кабат вакцина ясатырга барачакмын. Тормыш иптәшем Ландыш та шушы көннәрдә вакцина ясатачак. Бу мәкерле чирдән үзеңне, гаиләңне, якыннарыңны саклау мөһим дип саныйм. Без һаман халык арасында йөрибез, төрле кешеләр белән аралашырга туры килә.
COVIDка каршы никадәр тизрәк иммунитет булдырсак, гадәти тормышка шулкадәр тизрәк әйләнеп кайтачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев