Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Коронавирустан саклану өчен Кайбычта битлекләр тегә башладылар

Коронавирустан саклану өчен табиблар битлек киеп йөрергә киңәш итә. Халык аларны аптекалардан күпләп сатып ала, шуңа күрә ул сатуда булмаска да мөмкин.

Район үзәгендә эшләүче үзмәшгуль Ландыш Кәлимуллина (рәсемдә), челтәрләр тегү белән шөгыльләнүче Лилиана Яруллина битлекләр тегә башлады.
– Миңа бу тәкъдим белән медиклар үзләре мөрәҗәгать итте, – диде Ландыш. – Битлекләрне җиткерә алмауларын исәпкә алып, алар тәкъдиме белән ризалаштым. Бер битлек тегү өчен 15 минутлап вакыт китә. Шулай итеп, мин дә авыруга каршы көрәштә үз өлешемне кертәм.
Социаль челтәрдән күренгәнчә, Борындыктан Зөлфия апа Сафиуллина да сораучыларга битлекләр тегеп бирә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев