Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Коронавирустан саклану кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә җитди таләпләр куела

Бар дөньяны борчуга салган коронавирус авыруы чигенергә җыенмый әле.

Әлеге хәтәр авыруга каршы көрәш алып бару максатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, аларның сәүдә нокталарында сатучы кибетчеләр катнашында киңәйтелгән утырыш үткәрде.


- Узган атнаның шимбәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеорежимда киңәшмә үткәрде. Анда күтәрелгән төп мәсьәлә - республикада коронавируска каршы профилактик чараларны кискенләштерү. Аерым алганда, битлек режимы төгәл үтәлми. Бу безнең районга да кагыла. Кибетләрегез ябылмасын, бизнесыгыз алга таба да уңышлы дәвам итсен дисәгез, кибетчеләрдән дә, сатып алучылардан да битлек киеп йөрхләрен таләп итегез, - диде Альберт Илгизәрович.
Полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин әйтүенчә, бүлек хезмәткәрләре районның торак пунктларында битлек режимын саклау буенча профилактик чаралар алып баралар. Бу эшнең мөһимлеген аңламаучыларга карата штраф санкцияләре дә кулланыла.


- Безнең максат штраф сугу түгел, аларны, куркынычы авырудан саклау, - диде Рушан Хуҗин.
Үзәк сырхауханәнең врач-эпидемиологы Сәлидә Закирова үз чыгышында саклану чараларын куллану, авыру симптомнары булучыларга кичекмәстән врачларга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Аның әйтүенчә, кайберәүләр билекне дөрес кимиләр. Ул авызны гына түгел, борынны да каплап торырыга тиеш. “Вирус тын юллары ашы үтеп кереп, үпкәне зарарлый”,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев