Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты

Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.

Җыендагы чыгышларны мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин башлап җибәрде. Узган ел Кошман мәктәбенә капиталь ремонт ясалды. Хәзер мәктәп авылга ямь биреп, ерактан балкып тора. Фәнис Гыйниятуллин мәктәптә барлык шартлар тудырып ремонт ясауда ярдәме өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга авыл халкы исем олы рәхмәтен җиткерде.
Авыл җирлегенең 2020 елда эшчәнлеге белән җирлек башлыгы Лилия Сафина таныштырды. Докладчы әйтүенчә, җирлек узган ел дәүләт программасы буенча үткәрелүче бәйгедә катнашып, 1,5 миллион сум күләмендә грант откан. Әлеге акчага авылда Сабан туе үткәрелүче мәйданны ял паркы итеп матурлап ясаганнар. Бу эшне авылдашлары Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге “Заман” төзелеш җәмгыяте башкарган. Лилия Рәшитовна узган ел үзара салым акчасына башкарылган һәм быел планлаштырылган эшләрне санап үтте.
Җыенда авыл фельдшеры Рузилә Шәрәфиева, участок уполномоченные Радик Фәсхетдиновларның чыгышлары тыңланды. Халык алар эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авыл җирлегенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул шулай ук быел районның 30 еллык юбилеен билгеләп үтүгә әзерлеккә старт бирелүен игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев