Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авыл җирлеге эшчәнлегенә зур бишле куелды

Авыл җирлекләре арасында квартал саен үткәрелүче рейтингларда даими рәвештә беренче урынны үз кулыннан ычкындырмаучы Кошман җирлегенең халык җыены югары дәрәҗәдә узды.

Җирлек башлыгы Лилия Сафинаның эшчәнлекләренең һәр өлкәсе турында энәсеннән җебенә кадәр җентекләп сөйләгән чыгышыннан соң, хәтта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да: “Бөтен авыл җирлекләре башлыклары да Лилия Рәшитовна кебек әнә шундый эчтәлекле чыгыш әзерләсен иде дә бит. Докладта бөтенесе турында да бәйнә-бәйнә сөйләнде, халыкка бай мәгълүмат бирелде, инде миңа чыгыш ясарга урын да калмады, ахрысы”,- диде. Район прокуроры Алмаз Сөләйманов та, аның сүзләрен куәтләгәндәй: 
-Хезмәтем буенча күп кенә авыл җирлекләрендә булырга туры килә, башка районда үткәрелгәннәрендә дә катнашканым булды. Шуңа да чагыштырып карарга була. Сезнең җирлекнең мактанырлык эшләре күп, күрсәткечләрегез яхшы. Авыл тормышы, фермерлар, шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләрнең активлыгы турында ТР Президенты катнашында һәр шимбә саен үткәрелүче киңәшмәгә барып сөйләрлек әйберләрегез бар. Үзара салым акчаларының нинди максатта файдаланылуы турында тиененә кадәр отчет ясалды. Мондый үтә күренмәлелек халык ышанычын арттыра,- диде һәм нинди генә сораулар булса да үзләрендә кабул итәргә әзер булулары, төп эшчәнлекләренең ришвәтчелеккә, җинаятьчелеккә, экстремизга каршы көрәш булуына басым ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X