Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авылы кызы журналист Алсу Хәсәнова исемендәге премия иясе булды

"Ватаным Татарстан" журналисты, каты авырудан соң вакытсыз арабыздан киткән Алсу Хәсәнова исемендәге премия иясе ачыкланды. Быел бу бүләккә якташыбыз, Кошман авылы кызы, КФУ студенты Чулпан Гарифуллина лаек булды.

Хатын-кыз исемен йөрткән бердәнбер премияне “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Идел” журналы 2016 елдан бирле гамәлгә куя. Ул журналистикада тәүге адымнарын ясаучы яшь каләм ияләренә бирелә. Чулпанга әлеге премияне Казан шәһәрендәге Тукай клубында Алсу Хәсәнова истәлегенә багышлап уздырылган “Дога” дип исемләнгән кичәдә тапшырганнар. «Мондый очрашулар Алсуга түгел, безгә кирәк, Алсуга догабыз җитә. Аның иҗатында башкаларны да үсәргә мәҗбүр итү өчен премия тапшырабыз. Чулпан Гарифуллина Алсу кебек үк үз фикерен әйтә белә, матур әдәби телдә яза, аңа өметебез зур”, – диде “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, әлеге премияне тапшырганда. Чулпан, КФУда укудан тыш, беренче курстан ук “Ватаным Татарстан”да эшли, алай гына да түгел, Алсу бүлмәсендә, Алсуның эш өстәлендә, ул эшләгән бүлектә иҗат итә», - диелә «Ватаным Татарстан» газетасы сайтында. 
- Мин Алсу апаның вафатыннан соң, аның эш урынына беренче утырган кеше. Алсу Хәсәнованың "Ватаным Татарстан" газетасында эшләгәнен һәм яман шештән үлгәнен ишетеп кенә белә идем. Ә инде эшли башлагач, аның турында күбрәк кызыксындым, ул да мәдәни-иҗтимагый өлкәләрне яктырткан. Мине дәвамчы итеп күргәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Премия алдың да, тараттың түгел, ул исем җаваплылык та өсти, - диде Чулпан Гарифуллина, хис-кичерешләре белән уртаклашып.

Источник http://www.vatantat.ru/index.php?pg=490

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X