Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авылы мәдәният йортында җырчы Хәния Фәрхигә багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе узды

Җырчы Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә быелгы җәйдә ике ел тула. Тамашачылары аны әле дә булса сагынып искә ала. Атылган йолдыз шикелле мәңгелеккә китеп югалса да, моң алиһәсенең онытылмаслык булып җырлары, сүрелмәс яктылыгы калды. Хәния Фәрхи – язучы, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиеваның да яраткан җырчысы. Ул, аның истәлегенә багышлап, «Хәния» исемле китап чыгарган. Аны Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина да яратып укыган һәм, мәдәният йорты методисты Ләйсән Гыйрфанова белән берлектә, әлеге китапны тәкъдим итү кичәсен оештырды.

Бу чарага моңлы сандугачның иҗатын яратучылар, аның үзен хөрмәт итүчеләр җыелды.
– «Хәния» китабы әлегә китапханәдә юк. Минем үземдә булган бердәнбер басманы сорап алып, чираттан укыйлар, – диде Гөлия Сафиуллина. – Айгөл Әхмәтгалиева, җырчының туган авылына кайтып, әнисе Фәния апа, балачак дуслары, классташлары, күршеләре белән очраша. Әсәрнең дөньяга чыгуында Хәниянең сеңлесе Фирүзәнең дә ярдәме зур була. Язу¬чы тезелеп киткән дисбе төймәләре аша Хәниянең моңлы гомер юлын төрле төсләрдә тасвирлаган. 57 төймә – Хәния Фәрхи яшәгән 57 ел гомер – аның балачагы, яшүсмер еллары, Казанга килгән чоры ...
– Хәниянең 1980 еллардагы Мәскәүдә яшәгән чорын искә алып китмичә булмый. Биредә җырчы «Маяк» мәдәният йортында эшләп килүче сәләтле татар яшьләренең «Ләйсән» ансамбленә йөри. Артист булу теләге белән янган яшь Хәния, шушы ансамбльгә йөргәндә, тумышы белән безнең районның Олы Урсак авылыннан булган Фирдәвес Вафин белән таныша, – дип дәвам итте Гөлия апа. – Фирдәвес абый 1924 елда туган, сугышта катнашкан, Мәскәү авиация институтын тәмамлап, фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән, Мәскәү прибор төзү институты доценты булган кеше. Ул фән эшлек¬лесе генә түгел, иҗади сәләте дә булган якташыбыз да әле. Фирдәвес ага, үзешчән композитор буларак, 18 татарча көй, ике кантата язган. Хәния ханым Вафиннар гаиләсендә һәрвакыт олы кунакларның берсе булган. Шул чагында кызның музыкаль сәләтен күреп, якташыбыз аңа профессионал татар артисты булу өчен белем алырга тәкъдим итә.
Хәния Фәрхи 30 еллык сәхнә гомерендә 700дән артык җырны халыкка таныта һәм 6000гә якын концерт куя. Очрашуда аның җырларының кайберләрен кабат тыңлап хозурландык. Авылыбызның үзешчән җырчысы Инсаф Хәмзин, Кошман мәктәбе укучылары Кадрия Хикмәтуллина белән Ләйлә Гыйрфанова башкаруындагы җырларын да яратып тыңладык. Кадрия белән Ләйләнең биюләре дә кичәгә ямь өстәде.
Хәниянең җыр сандыгында яшәү, ярату, туган якка кайту турындагы җыр-ларның исәбе-хисабы юк иде. Китү турындагысы булмагач, Хәния ханым, әлеге темага җыр сүзләре язуын сорап, шагыйрь Разил Вәлиевка мөрәҗәгать итә. «Китәм инде» дигән сүзләр булсын иде. Беребез дә җирдә мәңгелек түгел бит, - дигән җырчы. Шагыйрь бу шигырьне Хәния Фәрхи вафат булганнан соң язып бетерә. Гөлия Сафиуллина «Бәхетле булсыннар җырларым» дип исемләнгән әлеге шигырьне укыганда, күпләр күз яшьләрен тыеп тора алмады. Башка шагыйрьләрнең дә моңлы сандугачыбызга багышланган шигъри юллары яңгырады.
– Ничә дистә еллар буе сәхнә түрендә кояш кебек балкып, меңнәрчә, бәлки миллионнарча тамашачы күңелен татар җыры белән юаткан җырчы сәхнәдән китте, моңнары калды. Сагынабыз, юксынабыз, җыр¬ларын тыңлагач, Хәния апабыз исән булып тоела. Бүгенге искә алуыбыз да аның рухына дога булып барсын иде, – диде Гөлия апа очрашу ахырында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев