Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авылы уңганнары турында

Тагын бер һөнәре – умартачылык. Элек- электән авылның һәр өченче, дүртенче хуҗалыгы корт асраган. Бүген дә шушы традиция дәвам итә. Авылның иң өлкән умартачысы – Харис абый Гарифуллин. Узган ел ул тугыз дистәне ту­тырган. Бүген килене Наҗия белән яши. Улы Ис­мәгыйль берничә ел элек фаҗигале рәвештә вафат булган.

– Әти картайды инде, – ди Наҗия апа. – Кортларны карамый башлаганына ике ел бардыр. Аллага шөкер, үзен- үзе йөртә әле.
Наҗия апа бал кортларын бүген үзе карый икән. Егермеләп баш умартасы бар.
– Умартачылык эшенә әтидән өйрәндем, – дип сү­зен дәвам итте Наҗия апа. – Баштагы вакытларда кортларны бергә карый идек. Хәер, хәзер дә бал аертканда чыга әл­е, күзәтеп булса да то­р­а.
Харис абыйдан җай белән генә яраткан эше турында сорашам. Шактый еллар Урсак урман ху­җалыгында, Кошман умарталыгында эшләгән ул.
– Мин үз эшемне яра­тып башкардым, – диде туксан яшьлек умартачы. – Бал җитештерү пла­нын һәр елны арттырып үтәдем. Тыры­ш хезмәтемне җитәкчеләр дә бәяләде. Төрле елларда мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә ия булдым. Хәтта мо­то­цикл да бүләк итте­ләр. Умартачы булып эш­ләгән чорда өч тапкыр Мәскәүгә барды­м. Рес­публикадан Мәскәүдә уза торган Халык ху­җа­­лыгы казанышлары күргәзмәсенә делегат итеп сайладылар. «Социалистик ярыш җиңүчесе», «Коммунистик хезмәт ударнигы» күкрәк билгеләренә дә лаек булдым. Сагынам шул чакларны, кызым…
 
«ҺӨНӘРЛӘРЕ БУЛГАН»
Умартачылар гына түгел, кирпе­ч сугучылар төбәге була­рак та, Кошманның да­ны ерак­ларга таралган. Халык соңгысы белән аеруча горурлана, элек-электән һөнәрле булганнар бит. Менә шуның өчен дә биредә халык иң авыр заманнарда да на­чар яшәмәгән.


– Лаек­лы ялга чыккач, авыл тарихы белән кызыксына башладым, – диде Салих Мотыйгуллин. – Әлегә авыл тарихына кагылышлы документларны өйрәнеп, архивларда утырганым юк. Миндә авыл картларыннан сорашкан мәгълүматлар гына бар. Мисал өчен, безнең әби Кошманга 1906 елда килен булып килгән. «Иген игүгә караганда, кирпеч сугу ныграк җәелгән иде», – дип сөйли иде ул. Безгә билгеле документлардан күренгәнчә, XX гасыр башында авылда 150 йорт булган, шуның йөзендә кирпеч сукканнар. Мәрхүм әткәй: «Бер елга кырык мең кирпе­ч суктык», – дип әйтә иде. Һәр гаилә кырык мең сук­маса да, егерме, егерме биш меңне сукканнар инде. Исәпләсәң, бер Кошман авылы 2 миллион ярым чамасы кирпеч суккан. Безгә якын булган Ябалак авылында кирпеч заводы бар иде. Шунда эшләгән кешеләрдән сораштым: яхшы эшләгән чорларда алар елына 2 миллион кирпеч суккан. Димәк, безнең авыл кешеләре тулы бер завод кадәр эш эшләгән. Кошман кирпеченә, дип, бик ераклардан ук килгәнннәр.
 – Кирпеч сугу өчен авылда бөтен мөмкинлекләр булган, – дип сүзгә кушылды Кошман мәктәбендә күп еллар тарих укыткан мөгаллим Нәзир Сафин. – Кызыл балчыкны бәрәңге бакчасыннан ук алганнар. Бакча артындагы чокырларны әле берничә ел элек кенә тигезләттердем. Шул заманнардан калган ул. Бакчалар казылып беткәннән соң, кырга чыкканнар. Миндә әле кирпеч сугу станы да бар иде. Әнкәйләрдән калган ул. Аны узган ел, музей ачылгач, Кайбычка илтеп бирдем.
– 1950- 1960 нчы елларда кирпеч сугу кимегән, – дип дәвам итте Салих абый. – Мин әле 1969 елда да өч мең кирпеч суктым. Әткәй урыннарын ясап биргән иде. Шулай булгач, авылның иң соңгы кирпеч сугучысы булып чыкмыйммы икән дип тә уйлыйм…

Руфия Рәхмәтуллина, Кошман – Казан,
«Татарстан»  журналы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев