Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авылына район ветераннар Советлары рәисләре җыелды

Авыл җирлекләренең ветераннар Советы рәисләре Кошман авылында “Демография”илкүләм проекты буенча төзелгән “Тиенкәй” балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты

. Анда район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина җитәкчелегендә бардылар. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева да өлкәннәр арасында иде. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина һәм балалар бакчасы мөдире Айсылу Калашникова аларны бик җылы каршы алды.

“Тиенкәй” балалар бакчасындагы гүзәл дөньяны әкият иленә тиңләде өлкәннәребез. Күңелләре белән үзләренең балачак иленә дә кайтып килделәр. “Сугыштан соң туган буын вәкилләре бит без, мондый бакча безгә түгел, балаларыбызга да эләкмәде. Хәзергеләргә бәби үстерү җиңел, өйдә дә, балалар бакчасында да, мәктәптә дә бөтен уңайлыклар тудырылган. Газ, су кергән, керне автомат машинага саласың да, үзе юып бирә, чыгарып кына эләсе, кибет тулы ризык, өс-баш бөтен, тамак тук”, –диештеләр.
“Тиенкәй”гә йөрүче нәниләр дә, тәрбиячеләре Диләрә апалары Насретдинова да бер төрле киемнәрдән –кызыл футболка һәм кара бриджидан физкультура белән шөгыльләнә иде. Балаларның гына кунакларга исе дә китмәде, аларның үз дөньясы, самими, уйнап туймас чаклары.
Лилия Сафина әйтеп узганча, элек бабачылары, чүлмәкчеләре белән дан тоткан ике мәчетле Кошман– милли гореф-гадәтләр сакланучы бай тарихлы авыл. Милли тәрбия балалар бакчасыннан ук башлана, сабыйлар туган телне дә, рус телен дә кечкенәдән өйрәнеп үсә.
–Авылыбызның бүгенгесе матур булган кебек, киләчәген дә өметле күрәм. Яшь гаиләләр дә күп. Былтыр ел дәвамында алты бала туса, быел тугыз бала туды, ел ахырына тагын берәү булачак. Илле урынга исәпләнгән бакчага 42 бала йөри,  –диде Лилия Рәшитовна, авыллары белән таныштырып.
–Районда бу балалар бакчасына тиңнәр юк, дип район газетасыннан укыган идем. Әмма шулкадәр яхшыдыр дип күз алдына да китермәдем. Бакчадагы шартлар, чыннан да, сок­ланырлык. Монда йөрүче сабыйлар да, аларның ата-ана­лары да бик бәхетлеләр, –диде Олы Подберезье җирлегенең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева. –Балалар бакчасы, мәктәп территориясе дә, мәдәният йорты да шулкадәр матур, әйтерсең лә, авыл шәһәрчеге. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаның чыгышын тыңладым да, шундый фикергә килдем: бу зыялы ханым, туган авылы белән горурланып яши һәм аны үстерүгә армый-талмый хезмәт куя. Әгәр дә кешенең күңеле матур икән, ул шул матурлыкны башкаларга да бирергә тырыша.
Утыз елдан артык Олы Кайбычтагы балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Әлфия Гарәфетдинова да фикерен җиткерде:
–Бу искиткеч балалар бакчасында эшләүче тәрбия­челәргә ак көнләшү белән карыйм. Бер егерме елны алып атып, үзем дә эшләр идем монда!
Үзләре дә өлкән яшьтә булуларына карамастан, җирлекләрендә яшәүче пенсионерлар, әби-бабайлар белән эшләүче ветераннар Советлары рәисләренең күбесе актив эшчәнлек алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев