Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Җәй – бал кортлары безелдәшеп очкан чак

Фермерларга үз эшләрен башлап җибәрергә “Агростартап” проекты ярдәмгә килә.

Татарстанда үткән елларда илкүләм проект кысаларында гамәлдә булган программаларга өстәмә рәвештә, фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Агростартап” проекты эшли башлаган иде. Авыл хуҗалыгында фермерлыкны үстерүне күздә тоткан әлеге проекттан кайбычлыларның да уңышлы файдалануы хакында газетабыз битләрендә укучыларыбызны даими таныштырып киләбез. Әлеге язмабыз “Агростартап” проектында катнашып, өч миллион сум күләмендә грант откан Раил Саттаров турында.
Кошман авылыннан ерак булмаган урман аланлыгында урнашкан аның умартачылыгы. Табигать кочагында, чәчкәдән чәчкәгә кунып, бал җыя умарта кортлары. Балның организмга файдасы турында белмәгән кеше юктыр ул. Умартачылык белән 2005 елдан ныклап шөгыльләнә башлаган Раил абыйга бу һөнәр ят түгел. Ул ата-бабалары кәсебен дәвам итә. Заманында бабасы Борһан тирә-юньдә билгеле умартачы булган, аның бу һөнәре улы Кәбиргә, аннан Раил абыйга күчкән. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Раил абыйдан “Агростартап”ка ничек килеп эләгүе турында сорашам.
– Татарстан умартачыларының ватсапта үз группасы бар. Аннан “Агростартап” проекты турында белештем. Әлеге бәйгедә катнашу турындагы фикеремне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга җиткердем. Ул мине хуплады. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллинага да рәхмәтем зур. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгына кирәкле документлар әзерләүдә ярдәм итте. Грант отканнан соң, крестьян-фермер хуҗалыгы буларак теркәлдем, – диде Раил Саттаров. – Хәзерге вакытта минем 56 оя бал кортым бар. Грант шартлары буенча аларның санын быел көзгә кадәр 60ка, киләсе елга 120гә җиткерергә тиеш булам. Грант акчасына бал кортларын кышлату өчен 120 оя сыешлы бина (омшанник), үзенең остаханәләре дә булган умартачы йорты төзү, җир эшкәртү өчен барлык агрегатлары да булган мини- трактор, балны Казан базарына алып барып сату өчен бортлы яисә буханка “УАЗ” автомобиле, умартачылык өчен эш кораллары, биредә электр булмаганлыктан, генератор сатып алырга җыенам. Хәзер үземнең 6 гектардан артык пай җирем, урман буенда арендага алынган 50 сутый җирем бар. Басуга нектарга бай мордовник культурасы чәчәм дип торам. Грант шартлары буенча, бал кортлары ояларының саны 60ка җиткәч, эшкә бер кеше алам. Киләсе елга оялар санын 120гә җиткергәч, тагын бер кешене эшкә алырга тиеш булам.
“Агростартап” проекты фермерларга үз шартларын куя. Узган ел Раил Саттаров бал кортларыннан 300 килограммга кадәр бал алган булса, быел аны 700 килограммга, бал кортлары оялары саны 120 гә җитсә, өч тоннага кадәр җиткерергә бурычлы.
Раил Кәбировичның бар гомере тырыш хезмәттә уза. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендәге авиация институтының  инженер-механика бүлегенә укырга керә. Дипломлы егет хезмәт юлын Апаста башлап җибәрә. Федоровскоедагы “Сельхозтехника» берләшмәсенә күчкәч, озак еллар механик, мастерской мөдире, баш инженер булып эшли. 1996 елда Кошманда авыл Советы оештырыла һәм аны рәисе итеп куялар. Дүрт ел эшләгәннән соң, “Сельхозтехника” оешмасына директор булып эшкә килә. Бу оешма таркалгач, аны “Агрохимсервис” берләшмәсенә директор урынбасары итеп эшкә алалар. 2015 елда лаеклы ялга чыккач, умартачылык белән ныклап шөгыльләнә башлый. Шәхси хуҗалыгында корбанга дип күпләп сарыклар да асрый. 2019 елда тормыш иптәше Гүзәлия ханым белән хаҗ сәфәренә барып кайтканнар.
Бал кортлары тоту зур тырышлык, хезмәт сөючәнлек таләп итә. Аңа бу эштә тормыш иптәше Гүзәлия, улы Шамил, килене Ләйсән ярдәм итә. Шамил гаиләсе белән Яшел Үзән районының Залесный бистәсендә яши, өч кыз үстерәләр. Димәк, киләчәктә Раил бабаларына ярдәмчеләр үсә. Шамил әти-әниләре нигезенә еш кайта, төрле эшләрендә ярдәм итеп китә.
Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Раил Саттаровның киләчәккә планнары зурдан. Без аларның якын киләчәктә тормышка ашуын, зурдан-зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев