Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авылында яшәүче ветеран укытучыга 90 яшь тулды

Һәр авылда тирән хөрмәт казанган кешеләр була.

Кошманда яшәүче ветеран укытучы Фәрит абый Мозаффаров та шундыйлардан. Инде күптән лаеклы ялда булса да, үзе аң-гыйлем биргән укучылары аның турында, безнең Фәрит абый дип горурланып әйтә, ул биргән дәресләрне сагынып искә ала. Авылыбызның мөхтәрәм кешесе күптән түгел 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. 
Фәрит абый гына түгел, тормыш иптәше Динә апа да дистәләгән ел гомерен укытучы һөнәренә багышлаган. Фәрит Мозаффаров, җиденче классны тәмамлагач, 1943 елдан башлап, колхозда механизатор булып эшли. 20 ел дәвамында тимер ат иярләгәннән соң, ул, хезмәт тәрбиясен укучыларга да сеңдерергә теләп, мәктәпкә килә. 1998 елга кадәр 25 ел Кошман мәктәбендә хезмәт, сызым, рәсем дәресләрен укыта. Динә апа география, биология һәм химиядән белем бирә. Биш балага – Гүзәл, Азат, Марат, Алсу һәм Гөлсуга гомер биргәннәр. Кызганыч, күптән түгел генә Динә апа бакыйлыкка күчте. Фәрит абыйның да сәламәтлеге какшады. Балалары бик тәрбияли үзен, Динә апаны да соңгы сулышына кадәр караган Гүзәл апа һәрвакыт аның янында. 
Тыл хезмәтчәнен котларга килгән район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова да Фәрит абыйга тыныч картлык һәм якыннарының һәрвакыт янында булуын теләде. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре язылган котлавын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның открыткасын, истәлекле бүләген тапшырды. 
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина – Фәрит абыйның укучысы. Ул яраткан укытучысын гомере буе хөрмәт итеп яшәвен әйтте. 
- Фәрит абыйның дәресләрен көтеп ала идек. Ул әрләмичә, тавыш күтәрмичә дә укучыларны тыңлата белде. Хезмәт дәресләре остаханәдә үтә иде. Укытучыбыздан күп һөнәрләргә өйрәндек, - диде ул. - Безнең Кошман мәктәбе хезмәт укытучыларыннан уңды. Хәзер балаларга белем бирүче Айдар Насретдиновны да Фәрит абый Мозаффаров укыткан. Ул да аның кебек уңган. Әле дә хәтерлим, дәрестә алмагачлар утырттык. Шул чагында Фәрит абый: «Кызлар кияүгә чыгар, егетләр өйләнер, тормыш иптәшләрегез белән бу бакчага килерсез әле» , - дигән иде. Бергәләп утырткан ул алмагачлар әле дә шаулап үсә, Фәрит абый. Сезнең һөнәрне кызыгыз Динә апа да сайлады, балаларга белем һәм тәрбия бирде. Хәзер аны оныгыгыз Ләйсән дәвам итә. Ул – Олы Кайбыч мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы. 
Гүзәл апа әтисе белән әнисенең һәркемгә үрнәк гомер юлын узуын әйтте. «Мин аларның әрләшкәнен, бер-берсенә авыр сүз әйткәннәрен белмим, бик матур яшәделәр», - диде ул. Мозаффаровларны белгән кемнән генә сорама, берсе дә моны инкарь итмәс. Парлы гомернең һәрбер көнен кадерләп яшәгән Фәрит абый белән Динә апаның, әле машинага, әле тракторга, әле мотоциклга утырып, печәннән кайтуын авыл халкы гел сагынып һәм сокланып искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев