Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман мәктәбе укучысы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан паспорт алды

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды.Анда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе начальнигы Артем Кузнецов, депутатлар катнашты.

Яшьләр күңелендә мәңге истә калырлык бу вакыйга җиде ел рәттән Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан уза."Мин – Россия гражданины" дип исемләнгән тантанага Татарстанның төрле шәһәр - районнарыннан актив укучылар – уку алдынгылары, төрле бәйге, олимпиадалар, спорт ярышларында җиңүчеләр, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче 35 укучы чакырылды. Алар арасында Кошман мәктәбенең 8 класс укучысы Алмаз Насретдинов та бар иде. Тантана башланыр алдыннан алар өчен ТР Дәүләт Советындагы музейга, китапханә, утырышлар залына экскурсия оештырылды. Фәрит Мөхәммәтшин укучыларны төп документ – паспорт алу уңаеннан кайнар котлады һәм аның зур җаваплылык өстәвенә басым ясады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев