Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошманда асфальт юл яңартылды

“Татавтодор” җәмгыятенең Апас юл төзү-ремонтлау участогы эшчеләре Кошман авылында 650 метр озынлыктагы асфальт юлның өске катламын яңартты.

Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров әйтүенчә, бу участокны ремонтлауга республика бюджетыннан 3 миллион 600 мең сумга якын акча бүлеп бирелгән. Юл төбәк дәрәҗәсендәге юлларны тиешле тәртиптә тоту программасы буенча яңартылды.
– Авыл аша үтүче юл егерме еллар элек төзелгән иде. Бу еллар эчендә ул шактый таушалды. Районыбыз җитәкчелегенә, юлчыларга рәхмәт, ремонттан соң юл бик матур, тигез булып калды. Авылдашлар әлеге юлны кадерләп саклаганда, ул халыкка тагын дистә еллар буена хезмәт итәчәк әле, – диде Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев