Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошманда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларын искә алдылар

Интернациональ бурычларын Әфганстан җирендә үтәгәндә яу кырында ятып калган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатында район үзәгендә һәйкәл төзелде, алар яшәгән йортларга истәлек элмә такталар эленде. Әфган җирендә хәрби бурычын үтәп кайткач, төрле сәбәпләр аркасында арабыздан киткән якташларыбыз яшәгән йортларга да элмә такталар куела.

Кошман егете, 2010 елда авырудан вафат булган Фәнис Миңнуллин яшәгән йортка да шушы көннәрдә истәлеккә элмә такта куелды. Анда авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, районда,  Апас җирлегендә яшәүче әфганчылар, “Яшь армиячеләр” хәрәкәте штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, Апас хәрби комиссариаты вәкиле Илсур Гатиятуллин, авыл халкы, мәктәп коллективы, яшь армиячеләр отряды катнашты. Митинг алдыннан әфганчы- солдат каберенә чәчәкләр салдылар.
Безне Фәниснең әнисе Фәридә апа, гаиләсе, сеңелләре каршы алды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Әфганстан халкы тарихындагы катлаулы чорда аңа ярдәм күрсәткән хәрбиләрне онытырга бүген берәүнең дә хакы юк. Әфган җирендә гомерләре өзелгән Мансур Миңнуллин, Владимир Драндров, Валерий Волков, Рамил Мөхәммәтҗановны искә алып, бер минут  тынлык игълан ителде.
Сүз Лилия Сафинага бирелде.
–2019 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 30 ел тулды. Әфган сугышы анда катнашкан солдатлар өчен дә, илебез тарихына да мөһим һәм авыр еллар булып кереп калды. Әфганстан территориясендә барган канкойгыч сугышта безнең авылдан төрле елларда җиде егетебез – Мансур Миңнуллин, Камил Сафиуллин, Марат Кашапов, Рамил Хәмидуллин, Илсур Саттаров, Фәнис Миңнуллин һәм Алмаз Сәлахов интернациональ бурычын үтәде. Бүген аларның икесе – Мансур һәм Фәнис Миңнуллиннар бу якты дөньяда юк инде, –диде ул. –Быел Ватан сакчылары көне алдыннан Мансур Миңнуллин яшәгән йортка элмә такта куелды. Ул 1980 елның 11 февралендә Әфганстан җирендә һәлак булган. Бүген менә Фәнисне искә алабыз. Әлеге чараны оештыруда башлап йөргән авылдашларыбыз Алмаз Сәлахов белән Рамил Хәмидуллинга рәхмәтебез зур.
Лилия Сафина Фәниснең сеңлесе Фәгыйләгә язган хатын да укыды.
Фәнис Миңнуллин 1967 елның 1 гыйнварында Фәридә һәм Фәрит Миңнуллиннар гаиләсендә дөньяга килгән. 1982 елда Кошман мәктәбен тәмамлый,  Апастагы авыл хуҗалыгы училищесында тракторчы- машинист белгечлеге ала, аннан соң Яшел Үзән шәһәрендә ДОСААФта шофер һөнәрен үзләштерә. 1985 елның 18 апрелендә армиягә китә. Бу елларда улларын армия сафларына озаткан аналарның теләге бер була: “Әфганстанга гына эләгә күрмәсеннәр!” Ләкин без дигәнчә генә булса иде ул. Мансур 1985 елның 15 сентябреннән 1987 елның 5 июненә кадәр шунда хезмәт итә. Әти- әнисе ике ел буена аның өчен ут йотып яши. Армиядә бүлек командиры, взвод командиры урынбасары булган, “МАЗ”, КамАЗ” автомобильләре йөрткән өлкән сержант Фәнис Миңнуллин 1987 елның 10 июнендә туган авылына әйләнеп кайта. 1988 елда ул “СССР Кораллы Көчләренә 70 ел”, 1989 елда “Сугышчы интернационалистка рәхмәтле Әфганстан халкыннан” медальләре белән бүләкләнә.
Армиядән кайткач, колхозда тракторчы булып эшли. Гаилә кора, бер-бер артлы уллары Ранис белән Рәмис дөньяга килә. 1993- 2004 елларда Кайбыч янгын сүндерү частенда автомобиль йөртүче, 2006- 2010 елларда хуҗалыкта терлекчелек тармагында хезмәт куя.
–Фәнис белән бер класста укыдык, Яшел Үзәндә ДОСААФта шоферлар курсларында бергә булдык, бер көнне армиягә киттек. Әфганстанда ул беренче, мин икенче ротада хезмәт иттек. Буш вакытларда гел бергә идек. Ул бер кайчан да сугышчан иптәшләрен авыр хәлдә калдырмады. Армиядән аннан ун көнгә иртәрәк кайттым. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, – диде Илсур Саттаров.
Алга таба яшь армиячеләр,  килгән кунаклар,мәктәп укучылары чыгыш ясады.
Фәридә апа әлеге чараны оештыручыларга, бүләкләр тапшыручыларга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев