Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Күренекле якташыбыз, ТАССРның халык артисткасы, татар сәхнәсенең җырчы сандугачы Галия Кайбицкаяның тууына – 114 ел

Зур сәхнәгә аяк басканчы, ул гаилә концертларында җырлаган, татар зыялылары алдында чыгышлар ясаган, балачактан җырга-моңга гашыйк булган.

Профессиональ сәхнә баскычының һәр басмасында үз эзен калдырган бөек шәхес ул.
Опера сәхнәсе йолдызын исемен горур йөрткән музей «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә 30 июньгә кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары арасында ирекле темага «МИН ҖЫРЛАРГА ЯРАТАМ» дигән марафонга старт бирде. Музей директоры Чулпан Камалиева әйтеп узганча,  марафон яшь чикләүләренә сыешмый –анда жырга гашыйк һәркем катнаша ала. Сәнгатькә гашыйк райондашларыбызның һәр чыгышы җырчы-сандугачыбызның туган көненә музыкаль бүләк булачак.
Марафонда катнашуның шартлары гади! Үзегезгә ошаган җырны видеога төшереп, 89172553941 телефонының ватсабына җибәрергә кирәк. Исем-фамилиягезне, авылыгызны яки шәһәрегезне һәм ничә яшьтә булуыгызны язарга онытмагыз! Галия Кайбицкая исемендәге музей сезнең белән!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев