Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кыр Буасы авылында яшәүче Валерий Петров:” Без Әфганстанда намус белән хезмәт иттек”

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылган көн дә килеп җитте.

Бу көнне хезмәт бурычын илебездән читтә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашучыларның барысына да хөрмәт күрсәтелә.
Кыр Буасы авылында яшәүче Валерий Поляков – Ватанга хезмәт итү бурычын намус белән үтәп кайтучыларның берсе. Заманында армия мәктәбен узса, бүген инде туган ягын ныгытуга, авыл хуҗалыгын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Ул “Гөбенә” агрофирмасы директоры. Армиядә хезмәт иткән еллары аның да күңелендә онытылмаслык тирән эз калдырган. Башка бик күп солдатлар кебек, Валерий Петрович та тау-кыялар илендә күргәннәрен ачылып китеп сөйләргә яратмый. Әңгәмәбез вакытында да: “Мин барлык ир-егетләр кебек Ватан алдындагы бурычымны үтәдем”, – диде.
Армиягә чакыру кәгазе килгәч, кичтән авыл яшьләре белән гармунда җырлап-биеп авыл урамнарын әйләнеп, озату мәҗлесе үткәрәләр дә, икенче көнне Апаска хәрби комиссариатка юл тота. 1986 елның 20 октябре була ул. Комиссариатта бер көн кунып, икенче көнне 60 егетне автобуста Казандагы хәрби комиссариатка алып китәләр. Ә аннан поездда сигез көнләп баралар. Тәүлекләр буена юлда булсалар да, кай якларга юл тотуларын берсе дә белми, әйтүче дә юк. Поезд 29 октябрь көнне Тадҗикстан башкаласы Дүшәмбе шәһәрендә туктый. Ә аннан “Московский” эшчеләр поселогында урнашкан 2033 нче хәрби частька алып китәләр. Учебкада шунда булалар. Бу Тадҗикстан белән Әфганстан чиге була. Шулай итеп, якташыбыз таҗик-әфган чигендә СССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының (КГБ) Кызыл Байрак Урта Азия чик буе округына эләгә. Күпләрегезгә мәгълүм булганча, әфган җирендә 1979 елдан бирле инде канлы бәрелешләр бара. Шулай итеп, Кыр Буасы авылы егете чик сакчысы булып китә. “Чик сакчысы булу бар егетнең дә хыялыдыр инде ул. Сезне анда ничек сайлап алдылар? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Әле армиягә киткәнче үк җәй көне мине Апас хәрби комиссариатына чакырганнар иде. Безне анда авылдашым Андрей Иванов белән бергә чакырдылар. Әнә шул вакытта икебезне дә чик буе гаскәрләренә билгеләделәр. Андрей Кытай чигендә хезмәт итте. Безне ничек сайлап алуларын белмим, шулай да сәламәт булуыбызны, спорт белән шөгыльләнүебез – чаңгыда йөрүбез, яхшы йөгерүебезне исәпкә алганнардыр. Мәлкидәге сигезеллык, Иске Тәрбиттәге урта мәктәпне тәмамлагач, военкомат аша Апаста шофер, автослесарьлар әзерләү курсларында тугыз ай укыган идем, – диде Валерий Петрович.
“Чегән” кушаматлы кап-кара төстәге эт белән саклый ул тадҗик-әфган чиген. Этнең элеккеге хуҗасы хәрби хезмәтен төгәлләп кайтып китә. Яңа хуҗасы – Валераны бик тиз үз итә дүрт аяклы дусты, алар да яхшы кешеләрне тиз сизеп ала диләр бит.
– Җирле халык белән мөнәсәбә тебез яхшы булды.Тадҗиклар безне арбуз, башкасы белән сыйлый иде. Хәрби частьтә дә төрле милләт вәкилләре бердәм булып хезмәт иттек.
Бераздан 20 солдатны Алма-Ата шәһәрендәге тау альпинистлары әзерләүче базага хәрби әзерлек үтәргә җибәрәләр. Бер айдан артык тауга менү, төшү күнекмәләре узалар. 1988 елның гыйнварында Валерий Поляковны десант-штурм төркеменә күчерәләр. Ул төркем дә шул ук “Московский” да, деслокация урыннары гына башка җирдәрәк.
– Аңа кадәр чик буенда йөрсәк, монда безне вертолетта икешәр атнага, берәр айга Әфганстанга җибәрә башладылар. Мин пулемет расчетында идем, иңдә – автомат. Без әфган җирендә төрле хәрби операцияләрдә катнаштык. Бәхеткә, безнең төркемдәге солдатлар арасында яраланучылар булса да, һәлак булучылар юк иде.
– Армиядә чакта иң истә калганымы? Юк, сез уйлаганча, курку хисе булмады бездә. Хезмәт итәргә кушылган икән, бу синең бурычың. Хәтердә сакланганы – ”Московский” отрядында учебкада чакта Иске Тәрбит авылы егете, үзәк сырхауханә хирургы Алексей Русов белән очрашу булды! Әни дә хат язган иде, Русов дигән егет тә шунда хезмәт итә дип. Аңа кадәр Алексейны күргәнем юк иде. Авылларыбыз арасы ерак булмаса да, без аның белән Тадҗикстанда таныштык булып чыга. Шушы очрашудан соң, юлларыбыз аерылды. Әмма кабат күрешергә язган икән бит безгә! Монысы инде Әфганстан җирендә. Совет гаскәрләрен әфганнан чыгарылган чак – 14 февральдән 15 февральгә каршы төндә окопта бергә төн кичтек.
Ике ел армия срогын узса да, тагын берничә ай хәрби хезмәттә була әле Валерий Поляков. Кайтканда, 300 солдатны Дүшәмбедән Казанга хәрби самолетта озаталар.
Туган авылында әнисе Фаина Ивановна, бертуганнары көтеп ала аны. Әтисе Валерага тугыз яшь чагында ук – 1979 елда вафат булган. Җиде бала үскәннәр алар. Берсе өч яшендә үк үлгән. Узган ел әниләрен, аның вафатыннан соң 34 яшьлек сеңелләре Надяны да җирләгәннәр. Хәзер Юлий абыйлары Казанда яши. Сеңлесе Влада Кыр Буасында терлекчелектә эшли, аның да ире Владимир Лебедев Әфганстанда хезмәт иткән. Сеңлесе Ольга Егорова да Мәлкидә терлекче. Энесе Федор – Мәлки авыл җирлеге башлыгы. Быел утыз еллык юбилеен билгеләп үтүче Кайбыч үсешенә тырыш хезмәтләре белән саллы өлеш кертүче нәсел бу!
Армиядән кайтуга авыл хезмәтенә чумган Валерий Поляков бригадир булып эшли башлаган, мастерской мөдире, инженер, колхоз рәисе дә булган, соңгы өч елда райондагы иң эре агрофирмаларның берсе – “Гөбенә”не җитәкли. Казандагы авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Тормыш иптәше Марина да терлекчелек тармагында эшли. Уллары Петр белән Сергей икесе дә югары белемле, Казанда яшиләр. Краснодар якларында хезмәт итеп кайткан Петрның үз гаиләсе бар, Илья исемле ул үстерәләр. Сергей – отставкадагы кече лейтенант, ул химия-технология университетында хәрби кафедрада да укыган.
– Барлык ир-егетләр дә армиядә хезмәт итәргә тиеш. Егетләр өчен бер ел гына армиядә булу аз ул, әниләр өчен генә күп. Армиягә барудан качып йөрүче егетләрне бөтенләй аңламыйм. Безнең заманда армиягә бармаган егетнең дәрәҗәсе юк иде, – ди Валерий Петрович.
Валерий Поляковның “Сугышчы-интернационалистка– рәхмәтле әфган халкыннан”, “СССРның дәүләт чикләрен саклаудагы хезмәте”, “Казанның мең еллыгы” медальләре, 1 һәм 2 дәрәҗәдәге “Чик буе гаскәрләре отличнигы” билгеләре һәм башка бүләкләре белән бергә “Сугышчан батырлыгы өчен” медале дә бар. “Бу сезгә нинди батырлыгыгыз өчен бирелде?” дип сорыйм Валерий Поляковтан. “Үзем дә белмим. Аны миңа армиядән кайткач тапшырдылар”, – дип җавап бирде ул кыска гына итеп.
Тадҗик-әфган чигендә, Әфганстанда хезмәт итүнең һәр көне батырлыкка тиң икәнлеге сүзсез дә аңлашыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X